Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
“ Арча районы дәүләт муниципалитетының нигезе,төзелеше һәм функцияләре” дип исемләнгән түгәрәк өстәл 21.03.2014

21 нче мартта көллиятебездэ “ Арча районы дәүләт муниципалитетының нигезе,төзелеше һәм функцияләре” дип исемләнгән түгәрәк өстәл булып узды. Бу кичәдә Арча районының прокуроры һәм өлкән юстиция киңәшчесе Сагидзянов А.М., Арча шәһәре киңәшмәсенең председатель урынбасары һәм Арча шәһәренең МО җитәкчесе урынбасары Мамодалиева Р.Р.,шулай ук хезмәт һәм эш буенча социаль яклау министерствосы бүлеге һәм Татарстан Республикасының социаль яклау буенча председателе Аглеев И.К. чыгыш ясадылар. Безнең көллиятебезнең 4 курс студентлары актив катнашты. Әлеге түгәрәк өстәл барлык катнашучылар өчен дә бик файдалы һәм эчтэлекле булды. Алып баручысы Низаметдинов Ильхам Борханович.
-
“Профилактка правонарушений в студенческой среде”
21.03.2014
21 февраля 2014 года Гафарова Г.Р., заместитель директора по воспитательной работе, принимала участие в республиканском семинаре-совещании для заместителей директоров по воспитательной работе ОУ СРО РТ по теме “Профилактка правонарушений в студенческой среде”
-
“Нәүрүз” бәйрәме
21.03.2014
21 нче мартта көллиятебездэ “Нәүрүз” бәйрәме үткәркәрелде. Көллиятебезнең сылу кызларының кубесе “Нәүрүз бикә” исеменә ярыштылар. Күңелле һәм бик кызыклы бәйрәм булып узды.Катнашкан барлык кызлар да грамотасыз калмады, “Иң сөйкемле Нәүрүзбикә” номинациясендә 8 класс укучысы Алисә җиңде, “Иң сылу Нәүрүзбикә” номинациясендә Казиева Гульнара 1 “А” җиңде, “Иң уңган Нәүрүзбикә” номинациясендә Әхмәтҗанова Рамилә 1 “Г”җиңде, “Иң зәвыйк Нәүрүзбикә” номинациясендә Манакова Ксения 1 “Д” җиңде, ә “Нәүрүз бикә” исемен 1 нче “В” группасы Шайморданова Гелүсә алды.
-
Чаңгы ярышлары 15.03.2014

15нче март көнне Арчада Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин истәлегенә багышланган ярышлар булып узды. Бу ярышларда Арча педагогия көллияте командасы да катнашты. 15км арада йөгерүдә беренче, икенче урыннарны- 1 курстан Татьяна Иванова һәм 2 курстан Алия Сафина яуладылар.
Егетләр арасында 20км арада йөгерүдә Руслан Исмагилов (3Г группасы) икенче, ә Рифат Гайнетдинов (2А группасы) өченче нәтиҗәләрне күрсәттеләр.
-
Баскетбол 15.03.2014

15нче март көнне Тәтеш шәһәрендә Татарстанның урта уку йортлары студентлары арасында баскетбол лигасының зона ярышлары булып узды. Бу ярышларда Арча педагогия көллияте, Буа ветеренария техникумы, Тәтеш авыл-хуҗалыгы техникумы һәм Тәтеш педагогия көллияте командалары катнашты.
-
Протокол результатов конкурса «Мисс спорт- 2014» на первенство АПК 11.03.2014

-
«Мисс спорт- 2014» бәйгесе 11.03.2014

11нче март көнне Арча педагогия көллиятендә “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе уздырылды. Бәйге Сочидагы Олимпия уеннарына багышланып “Мисс спорт- 2014” исеме астында узды. Бәйгедә катнашучылар 4 төрдә көч сынаштылар. Урыннан торып озынлыкка сикерү, 1 минут вакыт эчендә гәүдәне төшерү һәм күтәрү, 300м. арага йөгерү, баскетбол тубын алып барып кәрзингә ташлау. Барлык төрләрдә уңышлы чыгыш ясап иң аз урыннар суммасын Алина Игнатьева күрсәтте һәм беренче урынны яулады. Икенче урында Гөлүсә Гилметдинова, өченче урында Гөлия Гәлиахметова.
-
Татарстанның урта уку йортлары арасында чаңгы ярышлары 27.02.2014

27 -28 февраль көннәрендә Казанда Татарстанның урта уку йортлары арасында чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышларда кызлар 3 км; ә егетләр 5 км арасында көч сынаштылар. Спортчылар беренче көнне классик ысул белән, икенче көнне ирекле ысул кулландылар. Бу ярышларда Арча педагогия көллияте командасы да катнашты, һәм һәр елдагыча уңышлы чыгыш ясады. Команда ара беренчелектә икенче урын. Команда составында: Алина Игнатьева, Руслан Исмагилов, Александр Борисов, Рифат Гайнетдинов, Данис Кузьмин, Фәнил Галимов чыгыш ясадылар. Ярышларга команданы Ленар Госман улы Заһидуллин әзерләде.
Көллиятнең физик тәрбия җитәкчесе: Б.К.Бакиров.
-
“Ягез әле, егетләр!” бәйгесе 25.02.2014

25 нче февраль көнне Арча педагогия көллиятендә “Ягез әле егетләр бәйгесе уздырылды.” Көллияттә укучы барлык егетләрдә нинди спорт төре белән шөгелләнүенә карап 5 командага бүленде.
“Аргамак”-җиңел атлетика
“Ак-Барс”-чаңгы,гир
“Арслан”-баскетбол,бокс
“Бөркет”-туризм,футбол
“Лачын”-Волейбол
-
ПРОТОКОЛ КОМАНДНЫХ РЕЗУЛЬТАТОВ КОНКУРСА «А НУ-КА, ПАРНИ!» 25.02.2014








