Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Яңа китаплар белән танышу. 29.01.2020
Гөберчәк авылы китапханәчесе Зарипова Гөлфирә апа балаларны яңа чыккан китаплар белән таныштырды.
- Логик-фикерләүгә уен. Уңга, сулга, алга, артка. 27.01.2020
-
Кошларга җим биргәндә 24.01.2020
Балалар кошлар өчен куелган җимлекләрне карап кына торалар. Карлардан арындыралар, җимнәр салалар. Кошларга бүген балалар ипи валчыклары салдылар. Калган ипи кисәкләреннән үзләре дә авыз иттеләр. "Ай-яй тәмле сон, саф һавада ипекәй!"
-
Әниләргә бүләк әзерлибез. 22.01.2020
Үз кулыңнан әзерләнгән бүләктән дә кадерле бүләк юк ул. Бигрәктә әниләр өчен. Безнең бакча балалары әниләренә бүләк әзерләргә керештеләр инде. Ә сез?
-
Курчак театрының балалар сөйләменә тәэсире 20.01.2020
Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Театр төрләре белән таныштыру һәм театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета. Балада сүзлек формалаша – сүзлек яңа сүзләр белән баетыла, тулылана; бәйләнешле һәм монологик сөйләм үстерелә; сөйләмнең аваз культурасы үсә; авазларның дөрес әйтелеше эшкәртелә; фонематик ишетү үсеше башкарыла; артикуляцион аппарат камилләшә. Тавыш көче һәм дикция үсә. Балалар сүзләрне ачык, аңлаешлы итеп ишетелсен өчен әйтергә өйрәнәләр. Театральләшкән эшчәнлек психотерапевтик максатларда да киң кулланыла: аралашу кыенлыгын үтү, неврозлар һәм куркулар терапиясе, кайгы күргән, якыннарын югалтуны кичергән һ.б. балаларга ярдәм итү.
-
Танып-белү шөгыле. Кошларны күзәтү. 17.01.2020
Кызганычка каршы җир йөзеннән кошларның 94 төре бөтенләй юкка чыкты, ә тагын 187 төре Кызыл китапка кертелгән. Кошларның күбесе кыш көне салкыннар башлангач, ачлыктан һәлак булалар. Кыш көне кошлар кешеләр ярдәменә мохтаҗ, ләкин бу эшне дә бик белеп кенә башкарырга кирәк. Әгәр кошларга дөрес азык бирмәсәк, без аларга зыян гына китерәбез. Ә безнең авыл тирәсендә нинди кошлар яши соң?
Бу кошлар - кышлаучы кошлар. Шул кошлардан карга, күгәрчен, кызылтүш,песнәк , тукран, чыпчык, миләш чыпчыгын безнең авыл тирәсендә дә очратырга була. Кошлар авыр вакытны үткәрү өчен төркемнәргә җыелалар. Берсе азык тапса, барысына да хәбәр итә. Башкалар ашаганда яки ял иткәндә берсе сакта тора. Бергә булганда зуррак ерткычлардан котылу җиңелрәк икән.
Кошларга суык куркынычмы, әллә ачлыкмы? Әгәр кошлар тук булса, алар салкыннарга бирешмиләр икән. Кошларга теләсә нинди азык бирергә дә ярамый икән. Туңмайны агач ботагына элеп тә куеп була, ләкин тозлы май ярамый. Ак ипине киптереп, ваклап бирергә кирәк. Туңган зур кисәкләрне алар чукый алмыйлар. Кара арыш ипие кошларга зыянлы. Шулай ук кошларга борчак, перловка ярамый. Ашказанында бүртеп алар кошларны үлемгә китерәләр. Ярмалардан алар геркулес, тары ярмасын яраталар. Шулай ук миләш җимеше, каен, нарат, чыршы, карагай, зирек орлыкларн да теләп ашыйлар. Чыпчыклар салкынны тыныч кына кичерә. Үзен кыерсытырга ирек бирмәс, ач та калмас. Бер аякларын үзләренең йомшак каурыйларына яшерәләр дә икенче аякларында гына басып торалар. Күбрәк бер-берсенә елышып утыралар. Кыш көне карда коенырга яраталар. Песнәкләр – бик хәрәкәтчән кошлар. Алар бер агач ботагыннан икенчесенә сикереп уйныйлар, башаркан торырга яраталар, ботакта атыналар, хәтта иң нечкәсендә дә асылынып кала алалар. Бу очракта аларга озын һәм очлы тырнаклары ярдәмгә килә. Безнең якларда бигрәк тә зур тукраннар очрый. Тукран –урманнарыбызның гүзәллеге ул. Тукран – тырыш, хезмәт сөючән кош. Алар агачлардан төрле корткыч бөҗәкләрне чүплиләр. Шулай итеп, агачларга гомер өстиләр. Карабүрекләр – бик чибәр кошлар. . Аларның түше ут янып тора. Карабүрекләр 7-10 лап булып төркемләнәләр. Салкын никадәрле көчле булса, кошлар төркеме дә шуның хәтле тыныч утыра, аз хәрәкәтләнә. Караңгы төшә башлауга алар агач-куаклар астына качалар һәм шунда төн үткәрәләр. Саескан – бик шома, хәрәкәтчән, кайгыртучан кош. Шуңа күрә кышкы салкыннарда алар кешеләр яши торган җирләргә якынлашалар, тәрәзә артларында йөреп, “кунак киләсен” хәбәр итәләр.
Кышын кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда 10 песнәктән бары 1 генә песнәк исән кала икән. Менә шуңа күрә без кошларга кышын ярдәм итәргә тиешбез.
Кошларга таш атма,
Баласын елатма,
Таш атма кошларга, атма син.
Кошлар бит – дусларың
Буранлы кышларда
Ярдәм ит, аларны сакла син.
-
Кисеп-ябыштыру шөгыле. Кызыл түшләр. 15.01.2020
-
Пешекче почмагы. 13.01.2020
-
Кыш бабай бияләе. Кисем-ябыштыру. 09.01.2020
-
Кошларга җимнәр салабыз. 06.01.2020