Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Татар халык җыры" бәйгесе 16.04.2021
Район күләмендә узган "Татар халык җыры" бәйгесендә Шәймәрданова Гүзәл, Гарипова Назгөл "Куш кулым" җыры белән чыгыш ясап 3 урынга лаек булдылар. Афәрин, кызлар!
-
Экологик рәсем бәйгесе 14.04.2021
"Татарстан- безнең туган йортыбыз" исеме астында экология һәм табигый ресурслар министерлыгы тарафыннан оештырылган бәйгегә рәсемнәребез әзер.
-
12 апрель - Космонавтиклар көне 12.04.2021
Бүгенге көнне без космонавтикага багышладык. Балалар иртәнге гимнастикада да, ашау вакытында да, дәрес вакытында да, уеннар вакытында да, космонавт булабыз дип, эшләделәр. Бүген алар космонавтларның көчле рухла, тырыш, ярдәмчел, көчле, батыр, курку белмәс, акыллы, сабыр икәненә инандылар.
-
"Татарстан - безнең Туган йортыбыз" бәйгесе 12.04.2021
Әһлуллин Инсаф Илнур улы, 6 яшь
-
Туп белән уеннар. 08.04.2021
-
"Татар халык җыры" бәйгесе 07.04.2021
Район күләмендә узган "Татар халык җыры" бәйгесендә Гарипова Назгөл һәм Шәймәрданова Гүзәл катнашты. Алар татар халкының "Куш кулым" җырын башкардылар. Афәрин, кызлар. Уңышлар сезгә.
-
Сыерчыкларга яңа оялар. 05.04.2021
Март аенда узган "Сыерчык оясы-2021" бәйгесенең йомгагы итеп, бүген бакча ишегалдында үсеп утыручы каеннарыбызга яңа сырчык оялары элдек. Ике эшебезне районда узган бәйгегә җибәрдек. Балаларга, әти-әниләренә әлеге бәйгедә катнашканнары өчен зур рәхмәт белдерәбез.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" - театр кичәсе. 03.04.2021
3 апрель көнне Сикертән мәдәният йортында "Театр яктылыкка, нурга илтә" исеме астында театр кичәсе булып узды. Монда театр айлыгына йомгак ясап театрлардан өзекләр, җыр-моң, халык биюләре, нәфис сүз бергә үрелеп барды. Безнең коллектив та бу кичәдә бик теләп катнашты.
-
2 апрель - халыкара балалар китабы көне 02.04.2021
2 апрель - халыкара балалар китабы көне уңаеннан, Гөберчәк авыл күчмә китапханәсе җитәкчесе Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы белән күңелле очрашу булды. Ул балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды, балалар китабы көненең тарихын сөйләде, яңа китаплардан шигырьләр, хикәяләр укыды. Балаларда үзләре өйрәнгән матур шигырьләрен сөйләделәр, татар халык җырлары җырладылар. Гөлфирә Зөфәр кызына балаларны сөендереп килгәне өчен зур рәхмәт. Иҗади унышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
-
"Татарстан - безнең туган йортыбыз!" 29.03.2021
"Татарстан - безнең туган йортыбыз!" исеме астында яңа бәйге тәгъдим итәбез. Бу экологик темага багышланган рәсемнәр бәйгесе. Төрле буяу чаралары кулланып ясалган эшләрне 15 апрельгә кадәр кабул итәбез.