Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
1 май - тынычлык һәм хезмәт бәйрәме! 01.05.2021
-
Батарейкалар җыю безнең гадәткә керде 30.04.2021
2020-2021 уку елында 14 кг батарейка җыелды. Хәзер батарейкалар безнең бакчада акция вакытында гына түгел, ә ел дәвамында билгеләнгән савытларга җыелып бара. Аларна санына карап язып барабыз. Балаларга кызыксындыру чарасы итеп, ел ахырында 1 нче урынны билгелибез һәм, катнашкан һәр балага, истәлекле бүләкләр бирәбез. Ә җыелган батарейкалар территориаль экология бүлегенә тапшырыла.
-
Гөберчәк авыл китапханәсенә сәяхәт 28.04.2021
Бүген чыгарылыш балалары Гөберчәк авыл китапханәсенә сәяхәткә бардылар. Аларга Гөлфирә Зөфәр кызы мавыктыргыч чара әзерләгән. Тукай геройлары белән күңелле очрашулар, кызыклы уеннар, җырлар, әлбәттә, Тукай шигырьләре яңгырады.
-
Габдулла Тукайның тууына - 135 ел 26.04.2021
Бүген Бөек шагыйрь - Габдулла Тукайның туган көне. Без бу көнне бик көтеп алабыз. Тәрбияче Гөберчәк авыл китапханәчесе Гөлфирә Зөфәр кызы белән күңелле бәйрәм чарасы оештырдылар. Бакчада Тукай шигырьләре, җырлары яңгырады. Тукай әсәрләрен балалар бик теләп сәхнәләштерделәр.
-
Бөтендөнья өмә - 2021 24.04.2021
Яз җитү белән өмәләр дәвам итә. Бу атнада да юл кырыйларында, авыл эчләрендә, чишмә буйларында җыештыру эшләре гөрләп барды. Бакча коллективы да бик теләп әлеге чарада катнашты.
-
Милли дәрес 23.04.2021
Тукай айлыгы чорында туган телебезгә игътибар тагын да артып китә. "Туган телем - Татар теле, Татар теле - Тукай теле" исеме астында бакчада милли дәрес үткәрелде. Балалар белән телебез, аның нинди тирән мәгънәгә ия булуы турында әңгәмә үткәрелде, рәсемнәр ясадылар, милли уеннар уйналды, татар җырлары, Туган тел җыры җырланылды.
-
22 апрель - Җир көне 22.04.2021
22 апрель - Җир көне. Әлеге көнне без дә балалар белән искә алдык. Җиребезне саклау турында әңгәмәләр үткәрдек, кинофильм карадык, балалар эчтәлекле рәсемнәр ясадылар.
-
Г.Тукай әсәрләренә җанлы фотосурәтләр 20.04.2021
Тукай әсәрләренә балалар белән җанлы фотосурәтләр төшердек.
-
ЮИД отряды белән очрашу 19.04.2021
Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе ЮИДлары бездә кунакта булдылар. Алар балалар белән викторина үткәрделәр. Балалар бик теләп катнаштылар. Күп сорауларга җаваплар да бирделәр. Рәхмәт мәктәп укучыларына, ЮИД отрядына.
-
Өмә 2021 17.04.2021
Бездә бүген язгы өмә булды. Карлар тараттык, кардан арынгат бакча тирәсен тырмаладык, комлыкны тулыландырдык.