Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Чыгарылыш кичәсе 26.05.2014
Бик күңелле бакчабыз
Тик сез генә китәсез.
Үзебезнең күчтәнәчне
Җырлап бүләк итәбез.
-
Всероссийский конкурс плакатов "Миру - мир!" 23.05.2014
Балалар бакчасында, район, республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда балалар бик теләп катнашалар. Зурлар төркеменнән Минсафина Илзирә Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән интернет конкурста катнашып дипломга ия булды.
-
Бөек Җиңүгә - 69 ел
09.05.2014
Бәйрәм белән - Бөек Җиңү көне белән!!!
Җир буйлап йөгерә
Җылы ай, якты ай.
Чәчәкләр сибә ул
Бәйрәмле ямьле ай.
Бизәлгән, киенгән
Матурлык көннәре.
Җиңүле, горур май -
Батырлык көннәре.
Мәйданга чакыра
Зур Җиңү бәйрәме.
Һәйкәлләр янында
Чәчәкләр бәйләме.
-
Кыр почтасы 05.05.2014
Г. Камал исемендәге Сикертән төп белем мәктәбе тарафыннан бүген Сикертән авылында "Кыр почтасы" эшләде. Мәктәп укучылары, укытучылары белән берлектә, без дә авылыбызда яшәүче тыл ветераннарын, якынлашып килүче, Җиңү бәйрәме белән тәбрик иттек. Котлап, открыткалар тапшырдык.
Җиңү көнендә
Яз сулышы белән бергә
Бәйрәм йөри, авыл буйлап.
Күрше Сәрби әби генә
Яшен сөртә, авыр сулап.
Мин чәчәкләр җыям аңа,
Бүлмәсенә ямьнәр тулсын.
Җиңү белән бергә илгә
Улы кайткан кебек булсын...
-
Өмәдә 02.05.2014
-
Тынычлык һәм хезмәт бәйрәме 01.05.2014
Май килә
Дөньяны яктыртып,
Кояшлы Май килә.
Йөзләрне балкытып,
Урамда Май көлә!
Бәйрәмнәр еш булмый -
Гел шатлан, гел елмай!
Май килә дөньяга -
Чәчәкле, җырлы Май!
-
Тукай әсәрләренә рәсем 28.04.2014
Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне -
Безнең бәйрәм!
-
Бездә кунаклар 27.04.2014
Бүген Арча шәһәрендә зур бәйрәм булып узды. Илебезнең күп кенә төбәкләреннән шагыйрьләр, язучылар, фән эшлеклеләре Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, аның туган ягына җыелдылар. Тукай турында бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Аны Белорусcия, Казахстан, Төркия, Әзербайҗан, Мәскәүдә дә яратуларына, хөрмәт итүләренә без бик шатландык.
-
Габдулла Тукайга 128 яшь 26.04.2014
Бүген Бөек татар шагыйре Габдулла Тугайның тууына 128 ел. Тәрбияче Солтанова Гөлүсә балалар белән ай буе Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Балалар өчен язган шигырьләрен, әкиятләрен укыдылар. Рәсемнәр ясадылар, шүрәле сынын әвәләделәр.
-
"ШҮРӘЛЕ" бәйгесе 25.04.2014
Балалар Г.Тукай әсәрләрен бик яратып тыңлыйлар, матур итеп шигырьләрен сөйлиләр. "Шүрәле" әкиятен укыганнан соң, алар, шүрәле сыннарын үзләре үвәләп карадылар.