МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 124 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
Әнием-бердәнберем!
Опубликовано: 10.12.2015
10 декабрьдә 11 нче номерлы балалар бакчасында татар теле тәрбиячеләренең берләштерелгән узәк утырышы булды. Хөснетдинова Алсу Мухәмметдин кызы II нче кечкенәләр төркемендә “Әнием бердәнберем” дип аталган күңел ачу кичәсе уздырды.
Бу кичә “Минем гаиләм” проектына нигезләнә. Пректның төре: Танып белү проекты.
Проектның максаты: “Гаилә” төшенчәсенең тирәнлеген аңлату өчен үз гаиләсе әгъзаларына ихтирам тәрбияләүгә җирлек тудыру.
Проектның бурычы:
1. Уртак эшчәнлек аркылы ата-бала мөнәсәбәтләрен баету.
2. Балаларның сөйләм телләрен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
Проектның этаплары:
1. Әзерлек этабы.
- Иллюстратив материал әзерләү,
- Темага кагылышлы әдәби әсәрләр танышу;
- Картина репродукцияләре карау, аларны анализлау;
- Балаларга hәм ата-аналарга эш әзерләү;
2. Төп этап:
- Мөстәкыйль эшчәнлек: сюңетлы- рольле уеннар, дидактик уенныр, рәсем ясау.
- Гаилә папкалары формалаштыру анкета алу.
- Тәрбиячеләр белән тематик шөгыль әңгәмәләр, гаилә папкалары белән танышу.
3. Йомгаклау: “Әнием бердәнберем ”, буген бездә – бәйрәм дип аталган күңел ачу кичәсе.
К списку новостей







