МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 128 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Реализация проекта "Цель, воля, победа: воспитаваем победителей!" 04.05.2026

В нашем детском саду с успехом реализуется проект "Цель, воля, победа: воспитаваем победителей!", важной частью которого стала профилактика плоскостопия и укрепление здоровья малышей. С началом занятий дети с интересом включились в работу, направленную на формирование правильной осанки и здорового свода стопы. В помощь педагогам и ребятам были приобретены специальные массажёры для ног.
Занятия на них проходят в игровой форме, способствуют улучшению кровообращения, укрепляют мышцы и связки, а также служат отличной профилактикой плоскостопия. Мы уверены, что забота о здоровье с раннего возраста — это важный шаг к воспитанию сильных, выносливых и целеустремлённых личностей, готовых к будущим победам!
#ГрантРаисаПервым
#движениерт
#ДвижениеПервых -
"Праздник весны и труда - 1 Мая" 30.04.2026

С детьми средней группы провели беседу на тему : "Праздник весны и труда - 1 Мая". Познакомили детей с праздником 1 Мая, его традициями,сформировали значимость уважение к труду и чувство радости от прихода весны.С детьми отгадывали загадки про профессию, играли в игры "Пожарник", " Снайпер "," Врач". А в конце разукрасили раскраску.
-
"Без -Тукай варислары" 30.04.2026

30 нчы апрель көнне Арча үзәк китапханәсендә "Без - Тукай варислары" исемле район бәйгесендә зурлар төркеменнән Нәбиуллина Алисә, Сафиева Риана "Бала белән күбәләк", Зубаеров Илдан, Ибраһимов Данир "Кызыклы шәкерт" шигырьләрен сөйләделәр. Балалар бик матур чыгыш ясадылар. Аларга алда да гел уңышлар гына теләп калабыз!
-
Г.Тукайның тууына 140 ел туу уңаеннан " Без Тукай оныклары" дип аталган әдәби- музыкаль кичә 27.04.2026

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!Бүген " Күбәләк" балалар бакчасында халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел туу уңаеннан " Без Тукай оныклары" дип аталган әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәм чарасы Габдулла Тукай шигырьләре, театральләштерелгән тамашалар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.Бәйрәмебезгә ямь өстәп, Шүрәле белән Су анасы да килделәр.Алар сабыйлар белән уеннар уйнадылар, балаларга кызыклы табышмакларга сораулар әзерләгән иделәр. Ахырдан барыбыз бергә татар халкының милли гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкардык. Гомумән, балалар Г.Тукай әсәрләрен бик яратып тыңлыйлар, теләп өйрәнәләр. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз!
#ГодЕдинстваНародов
#БезТукайлыХалык -
"Табигать язмышы безнең кулларда" 26.04.2026

Бакчабызда тәрбияләнүче уртанчылар төркеме балалары "Табигать язмышы безнең кулларда" дип исемләнгән җимеш агачлары һәм куаклар утырту акциясендә катнаша. Кеше эше белән, агач җимеше белән матур, дигән мәкаль нәкъ бу атнага туры килә. Балалар әти-әниләре белән берлектә агачлар һәм куаклар утырттылар. Агачның ни өчен хезмәт итүен, файдасы турында мәгълүмат алдылар, аларга сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәттә булырга кирәклегенә төшенделәр. Агачлар - җиребезне бизәүчеләр генә түгел, алар безнең дусларыбыз һәм ярдәмчеләребез дә.
-
"Туган телем- иркә гөлем" шигырь конкурсында катнашу 23.04.2026

Бүген, Арча шәһәренең 1 нче номерлы балалар бакчасында, бөек татар шагыйре Г.Тукайга багышланган "Туган телем- иркә гөлем" исемле районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды.Әлеге бәйгедә бакчабызның кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Нәҗмиева Наилә 1 нче тапкыр шундый дәрәҗәле конкурста чыгыш ясады.Ул Г.Тукайның
" Бала белән күбәләк" шигыре белән катнашты.Һәм 1 нче урынга лаек булды!Котлыйбыз!Наилә, акыллым, син молодец!Җиңүләрең дәвамлы булсын, киләчәктә тагын да зур үрләр насыйп булсын сиңа, нәни йолдызчыгыбыз! -
«Җир көне» 22.04.2026

Дөньядагы бар балалар да Җир шарында чисталык, матурлык булуын телиләр. Без дә аларга кушылып «Җир көнен» билгеләп үттек. Балалар табигатьне чиста тоту, агачлар утырту, кошларга, җәнлекләргә булышуның бик әһәмиятле булуына инандылар. Әңгәмә ахырында ак битләргә матур рәсемнәр ясап, җиребезне туган көне белән котладылар.
-
"Тукай әкиятләре эзеннән" 20.04.2026

Бүген бакчабызга Арча район мәдәният йортында эшләп килүче "Хәзинә" фольклор коллективы артистлары килде. Алар безгә "Тукай әкиятләре эзеннән" дип исемләнгән спектакль күрсәттеләр. Әлеге спектакль Габдулла Тукай әсәрләреннә нигезләнеп сәхнәләштерелгән. Балалар кабаттан "Бала белән күбәләк", "Кәҗә белән Сарык", "Су анасы", "Шүрәле" әсәрләрендәге геройлар белән очраштылар. Нәни тамашачылар әкият геройларын зур кызыксыну һәм алкышлар белән каршы алдылар. Артистларга зур рәхмәт! Киләчәктә дә аларга уңышлар, яңа рольләр һәм тамашачы мәхәббәте телибез!
#АрскКультура
#АрскийрайонныйДомкультуры
МУ "Управление образования"
Город Арск
#Арск#Арча#Татарстан -
"Шигърият бакчасында" әдәби- иҗади бәйгесендә катнашу 14.04.2026

Рәхимә Арсланова исемендәге Республикакүләм катнашы алган III шәһәр "Шигърият бакчасында" әдәби- иҗади бәйгедә 2 нче урын алган кызларыбыз- Нәбиуллина Алисә белән Шаймуканова Ралинәне зур җиңүләре белән котлыйбыз!Афәрин, кызлар! Һәрчак шулай тырыш, максатчан һәм туган телебез- татар телен яратучы, кадерләүче балалар булып үсегез!
-
Рисование в старшей группе на тему "Загадочный космос" 10.04.2026

Рисование в старшей группе на тему "Загадочный космос"
Цель: Развить творческие способности детей через рисование, а также расширить их знания о космосе и планетах.
Задачи:
1.Познакомить детей с основными понятиями о космосе (планеты, звезды, ракеты).
2.Способствовать развитию воображения и креативности через создание уникальных рисунков.
3.Научить детей работать с различными художественными материалами (краски, фломастеры, карандаши).







