МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
Телефон: | +78436635042 |
E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 115 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
“Без – табигать балалары” дип исемләнгән экологик викторина
Опубликовано: 21.03.2025 Март ае экологик бәйрәмнәргә бай. 20 март – Җир көне булса, 22се – Су көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, “Алдынгылар хәрәкәте” проекты кысаларында, мәктәп белән балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлык планы нигезендә, «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре катнашында, 21 март көнне, бакчабызда “Без – табигать балалары” дип исемләнгән экологик викторина булып үтте. Әлеге чарада Арча шәһәренең 11нче, 8нче номерлы балалар бакчасы балалары һәм 2нче номерлы мәктәп укучылары экология буенча белем сынашты. Балалар әйләнә-тирә табигатьнең бай, матур һәм чиксез күп төрлелеге турында күзаллауларын киңәйттеләр. Алар "сәяхәткә чыгып" экологик биремнәр үтәделәр, әйләнә-тирә дөнья һәм аның иминлеге турында белемнәрен арттырдылар. “Алдынгылар хәрәкәте” көенә флэш-моб биеделәр. Бәйгене мәртәбәле жюри - "Ашыт" дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре Рәшит Зиннур улы Әхмәтҗанов һәм Гөлнара Ильяс кызы Габдрахманова бәяләде. Алар чараны йомгаклап балаларга үзләренең киңәшләрен, теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләрен тапшырдылар.
К списку новостей