МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
Телефон: | +78436635042 |
E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 115 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
"Без - Тукай оныклары" төбәкара сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе
Опубликовано: 24.04.2024
Бүген бакчабызда Г.Тукай иҗатына багышлап "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән төбәкара сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды. Чараның максаты: Габдулла Тукайның шигырьләре аша балалар арасында татар телен популярлаштыру, әдәбиятка мәхәббәт, кызыксыну уяту, балаларның сөйләм телен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Бәйге ике өлештән торды: беренче -сайлап алу турына 56 гариза һәм видеоязма кабул ителде, икенче тур - финалга 32 катнашучы узды. Әлеге күркәм чарага Саба, Кукмара, Биектау, Арча районнарыннан, шулай ук Казан, Яр Чаллы, Нократ Аланы шәһәрләреннән дә катнашучылар бар иде. Алар сөекле шагыйребезнең шигырьләрен яттан сөйләп иҗади осталыкларын күрсәттеләр, мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнделәр. Барлык катнашучыларга җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тукайны сөюче, туган телен яратучы, хөрмәт итүче балалар булганда гына телебезнең, илебезнең киләчәге өметле булыр.
К списку новостей