МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
Телефон: | +78436635042 |
E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 115 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
Моңнарыбыз дәшә Сезне!
Опубликовано: 27.02.2020Бүген безнең гомуми үсеш бирү төрендәге Арчаның 11 нче номерлы балалар бакчасында халкыбыз җырларын башкару буенча районкүләм конкурс- фестиваль булып узды.
Моң турында сүз кузгалтсак, күз алдына бөек татар халкының катлаулы да, гыйбрәтле дә язмышы килеп баса. Халкының ни өчен моңлы икәнен беләсең килсә, тарихка күз салырга кирәк . Әйе, безнең тарихыбыз искиткеч катлаулы да, аяныч вакыйгалар белән чуарланган да... Ә татар халык җырлары –безнең тарих дисәк тә артык булмас.
”...халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле һәм иң бәһәле мирастыр,халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс,саф вә раушан көзгеседер”дип язды бөек шагыйребез Габдулла Тукай. «Уклар да аталмаган, туплар да ваталмаган» дип мөкатдәс халык җырларын ничек төгәл бәяли алган бит бөек шагыйребез... Безнең татар халкы борын-борынга җырга-моңга хирыс халык.Ә халыкның җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез.Татар халкының җыр хәзинәсе таң калырлык бай һәм гаҗәеп! Без педагоглар, менә шушы алтын төшенчәләрне үзебез тәрбияләгән буынга җиткерергә бурычлы. Төрле конкурс-бәйгеләр аша булса да рухи мирасыбызны устерергә, саклап калу өстендә эшләргә тиешбез.Конкурс- фестивальдә катнашучылар кече яшьтә булуларына карамастан, халкыбызның онытылып барган җырларын зур осталык белән башкара алуларына күңел сөенде. Безнең балалар бакчасыннан Загидуллина Раяна " Эрбет" җыры белән 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
К списку новостей