• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36
Телефон: +78436635042
E-Mail: ds11.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида"
Руководитель: Зубаерова Айгуль Фаилевна
Год основания учреждения: 2015
У нас учатся: 115 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 15 педагогов

Новости детского сада №11

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен барладык

Опубликовано: 28.03.2019

 

 Бүген безнең МБДМБУ “ Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы »нда  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  « Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте  белән берлектә « Халкыбызның күңел җәүһәрләре » дип исемләнгән иҗади сәнгать районара фестиваль – конкурс булып узды.  Конкурсны оештыруның төп максат һәм бурычлары иҗади оешкан һәвәскәр талантлы балалар коллективларын  табу һәм таныту, татар халкының онытылып барган фольклор әсәрләрен саклау  һәм яшь буынга тарату, халкыбызның тарихи культурасына, милли традицияләребезгә, җыр, бию һәм башка музыкаль сәнгати әсәрләребезгә мәхәббәт тәрбияләү иде. Фестиваль-конкурста  күрше Кукмара, Балтач, Әтнә шулай  үк  үзебезнең  Арча районыннан Кәче, Кенәр  авыллары балалар бакчасыннан,« Гомуми үсеш бирү төрендәге  11 нче номерлы балалар бакчасы»ннан    иҗади оешкан  һәвәскәр  талантлы  балалар  коллективлары катнашып,  үзләренең  иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Тәкъдим ителгән күренешләрдән халкыбызның күңел җәүһәрләре булырдай «Балага исем кушу»      « Сабантуй», « Аулак өй»,» Бәби ашы», « Керән базары», « Әрәпә җыю» кебек фольклор йолалар  күрсәтелде. Һәр иҗат коллективы зур әзерлек белән килгән. Мөхтәрәм жюри  коллективларның  иҗади башкару осталыгы , чыгышның үзенчәлеге , яшенә туры килүе , актёрлык осталыгы,сәхнә культурасы, костюмнарның үзенчәлеге, зәвыгына игътибар бирде.« Һәр чәчәкнең үз исе булган кебек, һәр халыкның да үз төсе, үз традицияләре, үз гореф - гадәтләре, кыскасы,үз фольклоры, үз милли төсмерләре  бар. Ә без педагоглар ,  шушы миллилекне алдагы буынга җиткерергә тиеш.  Шушы юлда без күпмедер өлеш кертә алганбыз икән- без бәхетле!  



К списку новостей