• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36
Телефон: +78436635042
E-Mail: ds11.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида"
Руководитель: Зубаерова Айгуль Фаилевна
Год основания учреждения: 2015
У нас учатся: 115 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 15 педагогов

Новости детского сада №11

Тукай безнең күңелләрдә!

Опубликовано: 25.04.2018

Илдә кояш,

Җирдә кояш,

Йөздә кояш, күздә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш.

Бүген аның каршысына

Канатланып чыккан бөре...

Аваз сала томшыклары: Тукай көне!Тукай көне! (Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ) 

    Яз җиттеме, без Тукай белән рухланып аңа табынып яши башлыйбыз. Табигый ки, чөнки аны безгә язлар алып килгән, язлар алып киткән. Үзенең әз генә ятим һәм бәхетсез гомерендә дә ул халыкчан, үлемсез һәм бәяләп бетергесез зур иҗатын калдырган. Шуңа да без аны олылап искә алып, бу көннәрдә мәйданнарга чыгабыз, һәйкәленә чәчәкләр салабыз.26 апрель- бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көне. Шул уңайдан бакчабызда әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре күптәннән башланып китте.Сабыйларга “Г.Тукай иҗаты буйлап” дип аталган рәсем конкурсы оештырылды. Шулай ук  әти-әниләр белән бергәлектә бөек шагыйребезнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча кул эшләренә дә күргәзмә ясалды. Барлык эшләрдә  дә күңел җылысы, шагыйрьнең иҗатына карата зур кызыксыну, мәхәббәт чагылып тора. Г.Тукайның иҗатын өйрәнү бу иҗади эшләр белән генә тукталып калмый. Һәрбер төркемдә тәрбияләнүчеләр аның шигырьләрен  яттан өйрәнәләр, әкиятләрен сәхнәләштерәләр.”Г.Тукай- балачак әдибе” дип аталган әдәби- музыкаль  чарага  әзерләнәләр.



К списку новостей