МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
Телефон: | +78436635042 |
E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 115 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе
Опубликовано: 29.12.2017Оста кулларга һәрвакыт,
Теләсәң, эш табыла.
Эш эшләгәч, тәмле була
Аш та, чәй дә табында
Безнең балалар бакчасында балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә зур игътибар бирелә. Бала кече яшьтән үк өлкәннәр хезмәте һәм өлкәннәр дөньясы белән кызыксына башлый. Тәрбияченең төп максаты – балага өлкәннәр дөньясын “үзләштерүдә” ярдәм итү. Балалар тәрбиячеләр ярдәмендә үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә өйрәнәләр (киенү-чишенү, юыну күнекмәләре һ.б.) һәм шулай ук бик теләп, җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашалар (тузан сөртү, гөлләргә су сибү, ашханәдә дежур тору). В.А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә ала. Хезмәткә күнегеп үссә, бала тормышта актив була, үзен һәм әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга өйрәнә. Кечкенәдән эшләп үскән балалар мөстәкыйль һәм төпле, уйлап эш итүчән булулары белән аерылып тора.
К списку новостей