МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 124 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
Хуш киләсең, Кыш бабай! Хуш киләсең, Яңа ел!
Опубликовано: 26.12.2017Яңа ел – балалар зарыгып көткән иң могҗизалы, тылсымлы бәйрәмнәрнең берседер мөгаен. Бүгеннән безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте.Уртанчылар, №1 өлкәннәр төркемнәрендә “Кыш бабай безгә кунакка ашыга" дип исемләнгән яңа ел иртәләре узды. Бәйрәмгә килгән вакытта Кыш бабайның бияләйләре урман юлында төшеп калган.Урман җәнлекләре – Тычкан, Куян, Бүре, Төлке, Тиен салкын кыш көнендә җылы бияләй-өй таба алуларына бик куандылар, анда бергәләп Яңа елны каршы алырга әзерләнделәр. Ә бүләк тулы икенче сыңар бияләйне Убырлы карчык табып китерде. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына матур шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәсендә яңа ел җырларын башкардылар. Кыш бабай беркемне дә бүләксез калдырмады, һәркем бәйрәм кичәсеннән күтәренке кәеф белән таралды.Бәйрәм иртәләре дәвам итә. Яңа елга санаулы сәгатьләр, минутлар гына калып бара. Эт елы барыбызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм шатлык, куанычлы көннәр алып килсен!!!
К списку новостей







