МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 124 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
Дидактик уеннар аша экологик тәрбия
Опубликовано: 28.04.2017Яшәеш өчен фән, техниканың алга китүе, тормыш шартларының уңайлы булуы гына җитми, тирә-юньнең чисталыгы, су һәм һаваның сафлыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрлелеге дә зур әһәмияткә ия. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура нигезләре формалаштыруда дидактик уеннарның әһәмияте гаять зур. Экологик эчтәлектәге дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче көчле чараларның берсе. Безнең балалар бакчасында балалардатабигатькә кызыксыну уяту, табигатьтә үзеңне дөрес тота белү күнекмәләре булдыру, терек һәм терек булмаган организмнар арасындагы үзара бәйләнешләргә төшендерү, экологик тәрбия бирү максатынан дидактик уеннарның мәктәпкәчә педагогикада кулланылыш тапкан барлык төрләре дә киң файдаланыла:
• өстәл уеннары («лото», «домино», «парлы рәсемнәр»);
• табигый материаллар белән уеннар;
• сүзле уеннар ( предметны тасвирлап сөйләү, аңа хас төп билгеләрне атап үтү,табышмаклар әйтешү, предметның яки күренешнең охшаш һәм аермалы якларны табу һ.б.)
К списку новостей







