МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 124 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
Дуслык күпере
Опубликовано: 29.03.2017Бүген безнең бакчабызга Свердлов өлкәсеннән тәҗрибә уртаклашу максатыннан кунаклар килде. Делегацияне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Мусина Гөлия Фәргат кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев җитәкләде. Бакчабыз буенча экскурсия “Арча ягы данлы төбәк” дип аталган күргәзмә, шөгыльләр, милли музей, тәҗрибә, табигать, хәрби машиналар почмагы аша үтте. Балалар башкаруындагы музыкаль композиция күңелләргә ял бирде, бәйрәмебезгә ямь өстәде. Кунакларга Арча шәһәренең данлыклы Тукай ягы, татар халкының җыр-моңга гашыйк булуын тальян, әкият геройлары “Шүрәле”, “Су анасы” чыгышлары, биюләр, җырлар белән расладык. Ә инде очрашу ахырында “И туган тел” җырына бар кунакларның басып кушылып җырлаулары горурлык тудырды. Очрашу күңелләрдә эз калдырды, дуслык күперен ныгытты.
К списку новостей







