МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 124 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
Талантларны барлау
Опубликовано: 15.03.201714 нче март көнне, безнең 11 нче номерлы балалар бакчасында, “Талантлы гаилә “дип исемләнгән фестиваль үтте. Бу фестивальгә әзерлек эшләре күптәннән башланды. Әти- әниләрне фестивальнең таләпләре белән таныштыруга, сәләтләре булган гаиләләр катнашырга теләк белдерделәр. Әзерлек, кабатлау эшләрен дә бик теләп, чын күңелдән башкардылар. Дулкынландыргыч көтеп алынган көнне бакчабыздагы һәркем чын бәйрәм рухы белән янды. Берсе артыннан икенче матур осталык белән башкарылган номерларны карап күңелләргә тагын да рәхәтлек иңде. Берәүләр Котельниковлар, Гәләветдиновлар, Ибрагимовлар гаиләләре башкарган җырларны яратып тыңласа, икенчеләр Зиннатовларның “Балаларга фатиха “дигән җырларын алкышларга күмде. Игезәк кызлары Самира һәм Амира белән башкарылган Хайруллина Миләүшә ханымның татар халык биюенә дә күпләр сокланды. Хәйретдинова Альбина белән кызы Алисә башкарган бию дә матур килеп чыкты. Ә Ендугановалар гаиләсе башкарган шәрыкъ бию, профессиональ биючеләрнекеннән бер дә ким булмады! Искиткеч матур сәхнә костюмнарыннан булу аларның чыгышын тагын да баетты. Хабирова Рүзиләләр гаиләсе үзенең игезәк кызлары Зәмирә һәм Зәринә белән бәйрәм котлавы - нәфис сүз сөйләп катнаштылар. Бариевлар, Закировлар гаиләләре үзләренең осталыкларын музыкаль инструментларда уйнап күрсәттеләр. Зөлфия Магсумованың бакчабызны тальян гармун моңнарына күмүе бәйрәмебезгә тагын да күбрәк ямь өстәде. Кыскасы, оештырылган чара бик матур үтте. Бер яктан талантлар ачылса, икенче яктан әти- әниләр белән бердәм эшчәнлек булды. Әти- әнисе белән бергә балаларның чын йөрәктән башкарылган чыгышларын карап утыру, алкышларга күмү һәркемгә ошады.
К списку новостей







