МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
Телефон: | +78436635042 |
E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 115 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
Без тирә-юньне өйрәнәбез
Опубликовано: 03.03.2017Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тирә-юньне тырышып өйрәнүчеләр. Аларның дөньяны тотып, тешләп, иснәп, ватып карап өйрәнәселәре килә. Бу өйрәнү бертуктаусыз: уйнаганда да, зурлар яки кечкенәләр белән сөйләшкәндә дә, экскурсиядә дә, хезмәттә дә бара. Бу чорда олыларның максаты – “мин күбрәк беләм ” – дип, балаларның күңелен төшермәү, үз белдеклегебез белән бастырыкламау, киресенчә, аларга җавапларны табу юлларын сиздермичә генә әйтеп җибәрү, аларга туган сорауларына мөстәкыйль җавап табу өчен мөмкинлекләр булдыру. Кече яшьтәге балаларны әйләнә-тирәне танып белергә өйрәтүдә төрле тәҗрибәләр үткәрү балалар өчен бик кызыклы. Режим моментларында шундый тәҗрибәләрнең берсен үткәрдек. Агач ботагына үсү өчен бөтен шартлар бар: җылы бүлмәдә сулы савытка утыртып, якты тәрәзә төбенә куйдык. Беренче яфраклар күренү балаларда ихлас куану, тәҗрибәнең нәтиҗәсен күреп шатлану хисләре уятты. Тәҗрибә нәтиҗәсендә балалар үсемлекләр үсү өчен җылы, яктылык, су (дым) кирәклегенә төшенделәр, дөньяны танып-белүдә тормыш тәҗрибәсе тупладылар, белемнәрен арттырдылар.
К списку новостей