МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 124 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
Бармак моторикасын үстерү
Опубликовано: 01.02.2017Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда кулның вак моторикасын үстерү тәрбияче алдындагы бик мөһим бурычларның берсе. Балалар сөйләменең дөрес үсеше бармак хәрәкәтләре белән тыгыз бәйле. Баш миенең сөйләм һәм хәрәкәт зоналары якын урнашканга күрә баш миенең зур ярымшарының хәрәкәт итү өлкәсендә барлыкка килгән ялкынсыну сөйләм зонасының үзәгенә тапшырылып артикуляцияне стимуллаштыра. Бармак моторикасының үсеш дәрәҗәсе – интеллектуаль әзерлекнең бер күрсәткече.Аны үстерүне бала өчен бик тә кызыклы булган уеннар рәвешендә оештырырга мөмкин. Шундый уеннарның берсе – шнуровка (предметны махсус ясалган тишемнәре буенча бауга тезү, тарттырып бәйләү). Режим моментларында мондый уеннарны даими үткәрәбез. Шнуровка уеннары сенсомотор координацияне, кулның вак моторикасын, пространствода ориентлашуны үстерә, “өстә”, “аста”, “сулда”, “уңда” төшенчәләрен үзләштерүдә, сөйләм телен, иҗади сәләтне үстерүдә, игътибарлылыкны арттыруда, түземлек тәрбияләүдә ярдәм итә.
К списку новостей







