МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 124 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
"Кышын кошларга ярдәм итик!" мәрхәмәтлелек акциясе.
Опубликовано: 14.12.2016
Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Алар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Канатлы дусларыбызга ярдәм итү йөзеннән без балалар арасында "Кышын кошларга ярдәм итик!" мәрхәмәтлелек акциясе игълан итәргә уйладык. Шунысы сөенечле: бик күпләр әлеге акциягә теләп кушылдылар, тиз арада үзләренең эшләрен алып килделәр. Җимлекләр арасында ниндиләре генә юк! Йорт кебекләре дә, төрле бизәкләр төшерелгәннәре дә. Мәрхәмәтлелек акциясендә катнашучылар күңел җылыларын салып эшләгән җимлекләргә сокланмый мөмкин түгел! Салкын көннәрдә безнең җимлекләргә килеп җим чүпләүче нәни дусларыбызны күрү күңелләргә канәгатьлелек , рәхәтлек хисләре бирә.
К списку новостей







