Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г. Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422000, Республика Татарстан,Арский район, город Арск, улица Баки Урманче, дом.20 |
Телефон: | +7(843)-663-93-44 |
E-Mail: | ds7.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г.Арск» |
Руководитель: | Суляйманова Лиана Ильясовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 150 |
У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г. Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
"Савыт-сабалар нигә кирәк? уены 01.07.2021
Бүген балалар бакчасында без балалар белән "Савыт-сабалар нигә кирәк?" дигән кызыклы уен үткәрдек. Балалар рәхәтләнеп катнаштылар, уйнадылар, аннары савыт-саба бизәделәр.
-
Асфальтта рәсем ясау/ Рисование на асфальте 28.06.2021
Асфальтта рәсем ясау - күңелле шөгыль, саф һавада йөрү, иҗат итү, баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белүе. Балалар асфальтта акбур белән җәйнең иң матур мизгелләрен чагылдырдылар/Рисование на асфальте - это не только веселое занятие во время прогулки, а это еще творчество и познание малышом окружающего мира. В солнечный день лета дети рисовали мелом на асфальте.
-
Җырлы-биюле уеннар 24.06.2021
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – җырлы-биюле уеннар. Бала тормышын музыкаль уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Халкыбызньщ гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Җырлы-биюле уеннар ярдәмендә бала тырыш, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Алар вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Җырлы-биюле уеннар – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.
-
«Без барыбыз да балачактан» 21.06.2021
«Без барыбыз да балачактан»,- дигән атаклы язучы Экзупери. Бу чыннан да шулай. Кем генә булсак та -язучымы, укытучымы, әллә гади бер эшчеме- күңел балачакка еш әйләнеп кайта. Ә балачактагы иң истәлекле, иң кызыклы әйбер- ул уеннардыр, мөгаен.
-
Саф һавада уеннар 18.06.2021
Җәйге чорда әйләнә - тирә дөньяны танып белүне үстерү ниятеннән балалар өчен иң кулае - саф һавада булган вакыт.
-
"Без, без, без идек" 15.06.2021
Балаларны татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итәбез: туган илгә, милли йолаларыбызга, халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбиялибез.
-
Россия көне/ День России 11.06.2021
1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Әгәр без бүген 12 июньне көтеп алып ял итәбез икән, моңа 1994 елда кабул ителгән Указ «сәбәпче». Тора-бара бәйрәмнең атамасы да үзгәртелә. Баштарак ул Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый/В преддверии Дня России в детском саду прошёл праздник, в ходе которого с детьми были организованы игры по формированию представлений о государственной символике страны,по воспитанию гуманной,духовно- нравственной личности,достойных будущих граждан России,патриотов Отечества.
-
Котлыйбыз! 10.06.2021
-
"Юл билгеләре иленә сәяхәт" 08.06.2021
"Юл фәне әлифба"сының
Һәр билгесен ятла син.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Беркайчан онытма син! -
Бөтендөнья табигатьне саклау көне 04.06.2021
Бүген уртанчы төркем балалары табигатьтә үз үзеңне ничек тотарга, аны сакларга кирәклеге турында сөйләштеләр. Балалар шул темага багышланган альбомнар, рәсемнәр карадылар, уеннар уйнадылар. Ахырдан сәнгать эшчәнлеге аша "Табигатьне сакла!"-дигән рәсемнәр ясадылар.
И, күңелле бергә безгә,Табигать кочагында.
Менә шуны истә тотуКирәктер шул чагында.
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз,
Суларны да пычыратмагыз,
Пыяла-чүп атмагыз!
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать-ул безнең әни,
Табигатьне саклагыз!!!