Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г. Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан,Арский район, город Арск, улица Баки Урманче, дом.20 |
| Телефон: | +7(843)-663-93-44 |
| E-Mail: | ds7.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г.Арск» |
| Руководитель: | Суляйманова Лиана Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 18 |
-
"Котлыйбыз" 25.11.2026

Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә?
Нигә кояш көлеп карый, —
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Кояш шуңа шатлана.
Әниләр бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрен котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
"Тамчыкай" зурлар төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмгә хөрмәтле әниләребез килде. Кичә жырлар, шигырьләр һәм уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен иң якын кешелэренә тапшырдылар. -
"Гуманитарная помощь" 25.11.2026

Балалар бакчабызда гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Нәниләребез дә бу игелекле эштә катнашып, җыелган ярдәмне солдатларга юллыйлар. Кечкенәдән үк балаларны мәрхәмәтле, ярдәмчел һәм игелекле булырга өйрәтәбез.
-
"Милли почмак" 22.11.2026

Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле. Балалар күңелендә әби - бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту максатыннан, бакчабызда кечкенә генә музей булдырдык. Милли почмак аша балалар күңелендә зәвык, матурлыкны күрә белү сәләтен тәрбиялибез. Сөлгеләрнең сабантуй батырларына бирелгәнен, кызларның кич утырып төрле әйберләр чигеп, анда күңел серләрен салып һәм әлеге чиккән эшләнмәләр белән өйләрне бизәгәннәрен аңлатабыз. Балаларда егетләрнең чиккән кәләпүш, кызларның калфак киеп йөрүләре турында да күзаллау булдырырга тырышабыз. Шулай ук милли ризыклар турында да белемнәрен тирәнәйтәбез.


