Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г. Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан,Арский район, город Арск, улица Баки Урманче, дом.20 |
| Телефон: | +7(843)-663-93-44 |
| E-Mail: | ds7.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г.Арск» |
| Руководитель: | Суляйманова Лиана Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г. Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Гуманитарная помощь" 25.11.2026

Балалар бакчабызда гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Нәниләребез дә бу игелекле эштә катнашып, җыелган ярдәмне солдатларга юллыйлар. Кечкенәдән үк балаларны мәрхәмәтле, ярдәмчел һәм игелекле булырга өйрәтәбез.
-
"Котлыйбыз" 25.11.2026

Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә?
Нигә кояш көлеп карый, —
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Кояш шуңа шатлана.
Әниләр бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрен котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
"Тамчыкай" зурлар төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмгә хөрмәтле әниләребез килде. Кичә жырлар, шигырьләр һәм уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен иң якын кешелэренә тапшырдылар. -
"Милли почмак" 22.11.2026

Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле. Балалар күңелендә әби - бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту максатыннан, бакчабызда кечкенә генә музей булдырдык. Милли почмак аша балалар күңелендә зәвык, матурлыкны күрә белү сәләтен тәрбиялибез. Сөлгеләрнең сабантуй батырларына бирелгәнен, кызларның кич утырып төрле әйберләр чигеп, анда күңел серләрен салып һәм әлеге чиккән эшләнмәләр белән өйләрне бизәгәннәрен аңлатабыз. Балаларда егетләрнең чиккән кәләпүш, кызларның калфак киеп йөрүләре турында да күзаллау булдырырга тырышабыз. Шулай ук милли ризыклар турында да белемнәрен тирәнәйтәбез.
-
"Котлыйбыз" 18.11.2026

"Карлыгач" уртанчылар төркеме тәрбияләнүчесе Нотфуллина Зифа әнисе Әдилә Дамир кызы белән "Әнием белән бергә" район конкурсында катнашып 1 урынга лаек булды. Бу зур җиңүләре белән ихлас тәбриклибез! Аларга алга таба да иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, матур киләчәк телибез!
-
"Диатоник кыңгыраулар" 16.11.2026

Безнең балалар музыка дәресләрендә яңа музыка коралы-ДИАТОНИК кыңгыраулар белән таныша башладылар.
Диатоник кыңгыраулар музыкаль, гармоник, полифоник, тембр, динамик ишетүне үстерә, вербаль һәм вербаль булмаган аралашу күнекмәләрен формалаштыра, ритм, музыкаль хәтер һәм игътибар тойгысын үстерүгә ярдәм итә, коллективта эш итәргә әзерлек һәм күнекмәләрне формалаштыра, вак һәм эре моторика күнекмәләрен, шулай ук ишетү, күрү һәм тактиль сәләтләрне үстерә. -
"12 ноября — Синичкин день!" 13.11.2026

12 ноября — Синичкин день!
В младшей группе «Солнышко» мы познакомились с маленькой птичкой синичкой: слушали её звонкое пение, узнали о ней интересные факты и сделали красивую аппликацию.
Учимся любить природу и заботиться о наших пернатых друзьях! -
«Энергияне сак тоту» 12.11.2026

12.11.26 көнне «Карлыгач» уртанчылар төркемендә «Энергияне сак тоту»темасына әңгәмә узды. Балалар электр энергиясенә сакчыл карауның ни өчен мөһим икәнен, алардан файдаланмаганда утны һәм электр приборларын ни өчен сүндерергә кирәклеген белделәр. Балалар кызыксынып фикер алышуда катнаштылар, лампочкалар ясадылар һәм электр энергиясен экономияләү кагыйдәләрен беркеттеләр. Мондый чаралар кечкенәдән үк табигать ресурсларына сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә!
-
"Песнәкләр көне" 12.11.2026

В рамках празднования Синичкиного дня (12 ноября) в младшей группе прошло интегрированное занятие, сочетающее экологическое воспитание и художественно‑эстетическое развитие.
Дети наклеивали детали, собирая образ синички, и дополняли работу зимними элементами — снежинками, веточкой и кормушкой.
Так ребята закрепили знание цветов и частей тела птицы, потренировали мелкую моторику, а ещё узнали, как помогать пернатым зимой. Теперь малыши уверенно рассказывают, чем можно подкармливать птиц.
Песнәкләр көне (12 ноябрь) уңаеннан "йолдызчыклар"кечеләр төркемдә экологик тәрбияне һәм сәнгать-эстетик үсешне берләштергән интеграль шөгыль үткәрелде.
Балалар детальләрне ябыштырып, песнәкне җыйдылар һәм эшләрен кышкы элементлар — кар бөртекләре, ботак һәм җимлек белән тулыландырдылар.
Шулай итеп, сабыйлар төсләрне һәм кошның тән өлешләрен ныгытып өйрәнделәр, вак моториканы күнектерделәр, шулай ук кышын канатлы дусларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген белделәр. Хәзер балалар кошларны нәрсә белән ашатырга мөмкин икәнен ышаныч белән сөйлиләр. -
"Эш дәфтәрләреннән биремнәр эшлибез" 09.11.2026

Балалар белән бергәләп режим моментларында даими рәвештә эш дәфтәрләреннән биремнәр эшлибез. Балалар график диктантлар, кызыклы мисаллар, штрихлар ясау, контур буенча йөртү кебек биремнәрне үтиләр, шулай ук, исәп буенча күнегүләр һәм хәреф-аваз анализы да ясыйлар.
-
"Кечкенәләр төркемендә Татарстан Конституциясе көне!" 04.11.2026

«День Конституции Татарстана в младшей группе!»
Сегодня в младшей группе «Звездочки прошло особенное занятие — знакомство с Днём Конституции Республики Татарстан!
Малыши узнали, что Конституция — это такой закон, который помогает всем жить дружно и справедливо.
Ребята с интересом рассматривали картинки с государственными символами Татарстана: флагом, гербом и даже послушали небольшой отрывок гимна. Особенно детям понравился крылатый барс на гербе, а также сделали «книжку -конституцию»Занятие помогло сформировать у дошкольников первые представления о справедливости, уважении и общих правилах жизни в коллективе.Кечкенәләр төркемендә Татарстан Конституциясе көне!
Бүген «Йолдызчыклар» кечкенәләр төркемендә бик үзенчәлекле шөгыль узды — Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән танышу!
Балалар Конституциянең — барыбызга да дус, тату һәм гадел яшәргә ярдәм итә торган иң мөһим закон икәнен белделәр.
Тәрбияләнүчеләр Татарстанның дәүләт символлары сурәтләнгән рәсемнәрне кызыксынып карадылар: байрак, герб һәм хәтта гимннан кечкенә өзек тә тыңладылар. Балаларга бигрәк тә гербтагы канатлы барс ошады, шулай ук алар «конституция китабы» да ясадылар.
Шөгыль мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гаделлек, хөрмәт һәм коллективта уртак яшәү кагыйдәләре турында беренче күзаллаулар формалаштырырга ярдәм итте.


