Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Кошлар ашханәсе 18.12.2024

Бүген Сәрдәбаш мәктәбенең “Яшь экологлары” белән бергә “Кышлаучы кошлар”темасына әңгәмә үткәрдек. Кыш көне кошларга ничек ярдәм итеп була икәнен искә төшердек. Кошлар темасына табышмаклар чиштек, иллюстрацияләр карадык, төрле дидактик һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадык. «Кышлаучы кошлар өчен җимлекләр әзерлибез» акциясе игълан ителгән иде. “Яшь экологлар” җимлекләрне мәктәп янында үсүче агачларга һәм куакларга элеп куйдылар.
-
Идел буе федераль округы төбәкләре. Пермь 16.12.2024

Бүген 8 нче класста “Идел буе федераль округы төбәкләре. Пермь”дигән темага класс сәгате үтте. Күрше төбәкнең башкаласы 2025 елда Россиянең төп яшьләр шәһәре булырга мөмкин. Пермь-Идел буе федераль округының сайлап алуның берничә этабыннан соң биш финалист арасында булган бердәнбер шәһәр. Пермь өлкәсе-бай тарих һәм мәдәният, җитди сәнәгать һәм инновацион потенциалы булган медицина үсеш алган төбәк.Төбәктә инвестиияләр актив җәлеп ителә, яңа югары технологияле җитештерү корылмалары ачыла, перспективалы бизнес өлкәләре өчен шартлар тудырыла. Шәһәрдә барлык мөмкинлекләр дә бар, шул исәптән яңартылган Яшьләр йорты, ул яшьләр мәдәниятен үстерү үзәгенә һәм актив яшь пермякларны җәлеп итү ноктасына әверелә. Пермьдә яшьләр белән эшләү системасы төзелә һәм камилләштерелә. Анда даими рәвештә яшьләр үз проектларын тәкъдим итә. Шулай ук коммерциячел булмаган оешмалар өчен субсидияләр конкурсы үткәрелә. Күренекле нәтиҗәләр өчен укучылар ел саен «Пермь 20×20» һәм «Алтын резерв» шәһәр башлыгы премияләрен ала. Шәһәр хакимияте яшь пермякларның шәһәрдән алып федераль дәрәҗәгә кадәр төрле форумнарда һәм фестивальләрдә катнашуын стимуллаштыра.
-
“Пермь – бай тарихлы шәһәр» 16.12.2024

7 нче класс укучылары “Пермь – бай тарихлы шәһәр» дигән темага класс сәгате үткәрделәр. Алар Перемь шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар.
-
Голосуем за Пермь 16.12.2024

В 5 классе провели Разговор о важном, который был посвящён самому крупному по площади региону Приволжского округа – Пермскому краю, его столице Пермь.Узнали много интересного об этом городе, который в этом году претендует на звание молодёжной столицы России. Решили голосовать за Пермь.
-
Яңа ел рухы патшалык итә 14.12.2024

Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп бара. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, иминлек, тынычлык алып килсен иде.
-
"Кышлаучы кошларга җимлек- экологик акция!" 13.12.2024

Кыш җиттеме, кошлар өчен
Без ашханә ачабыз,
Һәм кошларга эндәшәбез-
Рэхим итеп ашагыз!
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Носы мәктәбе укучылары елдагыча "Җимлек" акциясендә катнашалар -
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2024

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Конституция – илнең төп законы” исемле темага тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар Конституция тарихы, Конституция төшенчәсе, балаларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Балаларның белемнәрен тикшерү өчен викторина үткәрелде.
-
“Солдатка хат” 10.12.2024

Яңа ел теләкләре белән “Солдатка хат” акциясендә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары да бик теләп катнаштылар.
-
Математика-физика атналыгын йомгаклау 09.12.2024

Бүген математика-физика атналыгына йомгак ясалды. Укучылар атналык дәвамында төрле бәйгеләрдә актив катнашып, биремнәр үтәп, “Математик ярыш”та көч сынаштылар. Ниһаять, ярышның җиңүчеләре билгеле. Беренчелекне 6 нчы класслар яулады, икенче урында 8 нче класслар, өченчедә – 7 нче класслар. Башлангычлар буенча: 1 нче урында 4 нче класслар, 2 нче урында 1, 3 нче класс укучылары. Укучыларга грамоталар һәм сертификатлар тапшырылды.
-
«Мы против коррупции!» 09.12.2024

К Международному дню борьбы с коррупцией в фойе школы, стремясь сформировать в обществе уважение к закону и нетерпимость к коррупционным проявлениям, была организована выставка-предупреждение под названием «Мы против коррупции!».
На выставке представлены книги, брошюры, разнообразные информационные материалы, посвященные проблеме коррупции. В рамках выставки проведены обзоры и беседы-обсуждения, о том, что такое коррупция, в каких формах проявляется (взяточничество, растрата, мошенничество, вымогательство, злоупотребление служебным положением, незаконные пожертвования и вклады), о влиянии коррупции на государство и общество, о мерах противодействия, об ответственности за коррупционные преступления и что каждый человек обязан жить и работать, руководствуясь законом.

















