Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Өлкәннәр көне 02.10.2024

Ел да октябрь ае Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелә торган чаралар белән башланып китә.Безнең мәктәп тә бу күркәм чарадан читтә калмады.1 нче октябрь көнне мәктәбебездә Өлкәннәр көне үткәрелде. Бәйрәмгә укучыларның әбиләре, дәү әниләр һәм ветеран укытучылар чакырылган иде. Укучылар тарафыннан концерт куелды, өлкәннәр үзләре дә чыгыш ясады. Бәйрәм табын артында дәвам итте.
-
"ҮЗ КУЛЛАРЫБЫЗ БЕЛӘН ОТКРЫТКА ЯСАУ" МАСТЕР-КЛАССЫ 01.10.2024

Планетабызның бөтен тәҗрибәсе һәм
Зирәклеге Өлкән кешеләрдә тупланган.
Алар-безгә үрнәк булырлык кешеләр.
Һәрвакытта да акыллы киңәшләре
белән ярдәм итүчеләр
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 5-9 класс укучылары белән "ҮЗ КУЛЛАРЫБЫЗ БЕЛӘН ОТКРЫТКА ЯСАУ" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Һәркем үз бүләген матур һәм кабатланмас итеп ясарга тырышты. Күңел җылысын биреп ясалган открыткалар чынлап та бик матур килеп чыкты. Мастер-класс ахырында балалар үзләренең котлау открыткаларын яраткан әби-бабайларына тапшырачаклары турында сөйләделәр.
-
Өлкәннәр!.. 30.09.2024

Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!..
Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән. Яраткан әби-бабайларыбызны котлау өчен без аларга үз кулларыбыз белән бүләкләр ясадык. Хөрмәтле өлкәннәребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Аларга саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, тыныч тормыш телибез.
-
«Одна страна – одна Россия» 30.09.2024

В 7 классе прошла виртуальная выставка «Одна страна – одна Россия». В рамках выставки ученики сделали рисунки, на которых отражены темы культурного наследия России, еë достопримечательностей. В процессе создания рисунков внимание учащихся было направлено на особенности становления российской государственности, еë уникальности и самобытности в разрезе культурной, просветительской истории.
-
Мәктәптә Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү илебезгә мәхәббәт тәрбияли. 28.09.2024

С началом нового ученого года церемония поднятия государственных флагов Российской Федерации и Республики Татарстан проходит каждый понедельник. Сегодня учебная неделя завершилась занесением флага РФ и РТ. Право занести флаг было предоставлено ученикам 8-9 классов
Мәктәптә Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү илебезгә мәхәббәт тәрбияли. Символларда – флагта, гимнда, гербта – безнең Россия тарихы чагылыш таба. Дәүләт флагы һәм гимны безгә тагын бер тапкыр дус, тату булып яшәгәнебезне искә төшерергә мөмкинлек бирә. Бу җитди вакыйга, ул илебезгә мәхәббәт, патриотизм тәрбияли. -
Вакытлы матбугатка күзәтү 26.09.2024

6 нчы сыйныф укучылары "Яшь хәбәрче" түгәрәгендә республикабызда татар телендә чыгып килә торган газета-журналларга күзәтү ясадылар. Аларга бигрәк тә "Ялкын", "Сабантуй" журналлары, "Көмеш кыңгырау" газетасы ошады.
Ученики 6 класса в рамках кружка "Юный журналист" сделали обзор периодическим изданиям. Ребятам особенно понравились журналы на татарском языке "Сабантуй", "Ялкын" и газета "Көмеш кыңгырау".
-
Профсоюз ярышларында 25.09.2024

Хәрәкәттә - бәрәкәт. Бүген йөгерү буенча көзге профсоюз ярышларында катнашып кайттык.
-
“Укучының иминлек көндәлеге” 24.09.2024

“Укучының иминлек көндәлеге”
Бүген мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучыларына “Укучының иминлек көндәлеге” тапшырылды. Элеге көндәлектә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен кызыклы биремнәр бирелгән. Аларны үтәргә, нәтиҗәсен sakla.ru. юл хәрәкәте иминлеге порталына җибәрергә һәм төрле призлар отарга мөмкин.
«Дневник безопасности школьника»
Сегодня обучающиеся 5 класса получили «Дневник безопасности школьника». Это пособие помогает в изучении правил дорожного движения. Дневник необычный, дети могут выполнять задания прямо в самом дневнике и отправлять на портал по безопасности дорожного движения sakla.ru.
-
День отца 24.09.2024

День отца – это повод вспомнить, поздравить и поднять авторитет отца в семье, повысить его ответственность за воспитание детей и это самая главная цель данного праздника. 24 сентября на площадке ГТО (стадион) г.Арск прошел муниципальный этап соревнований, приуроченный ко Дню Отца. Сильные папы и смелые дети соревновались в пяти дисциплинах. Ученик 5 класса Ахметзянов Н. и его отец Роберт активно участвовали на празднике. Школа гордится активными родителями , желает здоровья и процветания всем семьям.
Әтиләр көне
24 сентябрьдә Арча стадионында “Әтиләр көне” уздырылды. 5 класс укучысы Ахметзянов Н. әтисе Роберт белән ярышларда актив катнаштылар. Укучыларыбызга яңа уңышлар, әтиләребезнең гаиләдә дәрәҗәләре артуын телибез.
-
Туган телем-иркә гөлем 21.09.2024

Иң моңлы көй – милли көй,
Иң матур тел - туган тел.
Бүген классларда “Туган телем-иркә гөлем” дигән темага класс сәгатьләре үтте. Укучылар үзебезнең районнан чыккан шагыйрьләр һәм язучыларның әсәрләре белән таныштылар.Аларның әсәрләрен бергәләп уку оештырылды.
















