Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 ( 279 ) 280 >>
-
Флешмоб 20.04.2015 Бүген,20 нче апрель көнне,” Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында мәктәбебездә Флешмоб үткәрелде.

-
Баннер 20.04.2015

18.04.2015 көнне, укучылар белән берлектә, мәктәп диварына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган баннер куелды, әңгәмә үткәрелде. Бөек җиңүнең әһәмияте, авылдашларыбызның җиңүгә керткән өлеше турында кабат искә төшердек.
-
Өмәдә 18.04.2015

Бүген 18 апрель көнне укучылар һәм мәктәп коллективы өмәгә чыктылар. Алар территорияне җыештырып, сөенеп кайтып киттеләр.
-
“Ана догасы” 18.04.2015

2015 елның 17 апрелендә “Казан арты” тарих-этнография музеенда Арча районы мәктәпләренең югары класс укучылары арасында “Моңлы сазым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Бу кичәдә безнең мәктәптән 9 класс укучысы Уваева Вераника Леонидовна (җитәкчесе Э.В.Абдуллина) катнашты. Ул тамашачылар игътибарына Габдулла Тукайның “Ана догасы” шигырен тәкъдим итте.
-
Мониторинг оценки качества начального образования 17.04.2015

-
“Проза” номинациясендә I дәрәҗә диплом 16.04.2015

15 апрельдә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар конкурсының йомгаклау кичәсе үтте. Мәктәбебезнең 7 класс укучысы Романова Алия (җитәкчесе Г. Б. Мостафина) “Проза” номинациясендә I дәрәҗә диплом һәм премия алу өчен сертификат белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүләкләде. Алиягә иҗади уңышлар телибез, безне тагын да матур әсәрләре белән сөендерер дип ышанабыз.
-
Волейбол буенча зона ярышлары 16.04.2015

15 нче апрель көнне, Ташкичү мәктәбендә, волейбол буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге ярышта Носы мәктәбенең волейбол командасы да катнашты. Егетләр бу ярышта үз көчләрен сынап карадылар. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап 15.04.2015 Башлангыч класс укучылары дәресләрдән соң, мәктәп китапханәсендә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, сугыш һәм Җиңү турында китаплар укыдылар, газета материаллары белән таныштылар. Авылыбызның сугыш ветераннары турында мәгълүмат алдылар.

-
Молодежное движение 14.04.2015

Укучыларыбыз "Молодежное движение" математика конкурсыннан 1,2 һәм 3 дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдылар. Уңышлар телибез.
-
“Кеше Галәмдә” 13.04.2015

12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан мәктәбебездә “Кеше Галәмдә” дип исемләнгән телдән журнал үтте. Укучыларны космосны өйрәнү тарихы бик кызыксындырды. Кичә барышында укучылар бик күп сораулар бирделәр, фикер алышуда теләп катнаштылар.
















