Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
“Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту”. 06.04.2018

Кешенең иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш. 9 класс укучылары өчен “Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту” темасына тәрбия сәгате үтте. Укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирелде, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату буенча эш алып барылды.Укучылар сәламәтлекне ныгыту буенча үзләре ясап алып килгән рәсемнәре буенча чыгышларын тәкъдим иттеләр, озак яшәү серләре турында фикер алыштылар.Тәрбия сәгате рәсемнәрдән күргәзмә оештыру, сәламәтлекне ныгытучы факторлар язылган буклетлар ясау белән тәмамланды.
-
“Без бергә” балалархалыкиҗаты республика фестиваленең гала-концерты. 05.04.2018

Арча шәһәренең сәнгать мәктәбендә “Без бергә” балалархалыкиҗаты республика фестиваленең гала-концерты узды.Залда районның иң сәләтле, олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңү яулаган уку алдынгылары урын алды, ә сәхнәдә фестивальнең сайлап-алу турыннан узган җыр-моңга гашыйк балалар, гаиләләр чыгыш ясады. Биредә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алмаз Ибрагимов һәм укучылар сарае белгечләре катнашты. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алмаз Ибрагимов укучыларга, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләп, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйгедә аеруча уңыш яулаучы укучылар бер-бер артлы сәхнә түренә чакырылды.Әлеге укучылар арасында “Нәфис сүз” номинациясендә җиңү яулаган Егорова А. да бар иде. Аларга Грамоталар тапшырылды. Зал моңга һәм шат авазларга күмелде.
-
«Сәламәт бул». 05.04.2018

«Сәламәт бул» акцияләре кысаларында, укучылар арасында күңелле уеннар үтте. Бу уеннар балаларның хәрәкәт активлыгын үстерүгә, сәламәтлекләрен ныгытуга, ихтыяр көче,кыюлык, сабырлык тәрбияләүгә юнәлдерелде.
-
“Мы за ЗОЖ”. 04.04.2018

5 – 6 класс укучылары арасында “Мы за ЗОЖ” дип исемләнгән брейн – ринг үткәрелде. Укучылар сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтлекне саклау турында фикер алыштылар, проблемалы сорауларга җавап эзләделәр.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез. 02.04.2018

Каникул чоры - нинди рәхәт, күңелле вакыт. Тик 9 сыйныф укучыларына гына бу вакытны бушка уздыру ярамый. Чөнки Төп Дәүләт Имтиханнары тапшыру көне якынлаша. Шуны аңлап укучылар мәктәпкә консультацияләргә йори. Аларга шушы эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
«Созвездие-Йолдызлык» 23.03.2018

Проводится XVIII Открытый республиканский телевизионный молодежный фестиваль эстрадного искусства «Созвездие-Йолдызлык». Положение о проведении XVIII Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК 2018» размещено на сайте фестиваля (ссылка на сайт http://www.yold.ru/).
-
Нәүрүз! 23.03.2018

Нәүрүз - язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа ел, көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме - ул игелек, дуслык бәйрәме. Язгы гүзәл бәйрәмдә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үпкәләрне онытып дуслашалар, күңел ачалар. Бүген безнең мәктәптә Нәүрүз бәйрәме үтте. Укучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, халкыбызның яраткан уеннарын уйнадылар.
-
Укучыларыбыз «Без бергә» конкурсында катнаштылар. 22.03.2018

21 нче март көнне Ашытбаш мәдәният йортында «Без бергә» конкурсының зона этабы булып узды. Укучыларыбыз әлеге конкурста бик теләп катнаштылар. «Вокал соло» номинациясендә Яруллина Э. Һәм Әхмәтов И., ”Нәфис сүз”номинациясендә Егорова А. уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Чаңгы ярышы. 21.03.2018

20 март көнне безнең мәктәптә чаңгы ярышы булып узды. Ярышта барлык укучылар да актив катнашты. 1 урында VIII класс , 2 урында IX класс, 3 урында VII класс укучылары. Шулай ук иң актив укучылар дип башлангыч класс укучылары арасында Вафин В., зур класслар арасында Миннибаев И, Хлопушин Р. билгеләнде.
-
Толерантлыкка – уен аша. 20.03.2018

Уен-кече яшьтәге балаларның яраткан эшчәнлеге.Уен аша толерантлык, үзара дуслык, бердәмлек сыйфатлары тәрбияләнә.Балалар дөрес аралашырга, бер-берсен аңларга өйрәнәләр.Аларның үз көчләренә ышанычы арта. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучыларына үзара аралашу уеннары бик ошады. Бергәләшеп уйный башлагач, алар үзләренең төрле-төрле, ләкин бер-берләренә бик нык охшаган булуларын күрделәр. "Это здорово!”, “Исәнмесез”, “Игезәкләр”, “Апплодисментлар”, ”Комплиментлар” уеннары аша укучыларның кәефләре күтәрелде.
















