Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
ДЕНЬ МЕЦЕНАТА И БЛАГОТВОРИТЕЛЯ. 13.04.2018

В России каждый год 13 апреля празднуют День мецената и благотворителя. Эта дата связана с днем рождения римского аристократа, известного покровителя художников, музыкантов и артистов Гая Цильния Мецената — 13 апреля 70 года до н.э. Нарицательное слово «меценат» произошло как раз от его имени. Главное торжество проходит 13 апреля в музее «Эрмитаж» в Санкт-Петербурге. Первый праздник, посвященный меценату и благотворителю, инициатором которого был Эрмитаж, состоялся в 2005 году.
-
Космонавтика көне белән! 12.04.2018

Бүген – 12 апрель космонавтика көне. 1961 елның 12 апрелендә, дөньяда беренче тапкыр бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыкты. Юрий Гагарин Җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Физика укытучысы Лена Ильясовна 7 класс укучылары белән “Космик уен “, “Кеше Галәмдә” дип исемләнгән телдән журнал үткәрде. Уенчыларның реакция тизлеге, астрономия һәм космонавтика буенча белемнәре бәяләнде. 6 класс укучылары белән “Күк йөзендә ниләр бар?” темасына фикер алышу булды. Космонавтика көненә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, галактика сүрәтен тасвирладылар. 9 класс укучылары белән Космонавтика көненә багышланган дәрес – конференция уздырылды.
-
Практик күнекмәләр. 10.04.2018

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучыларыавыл хуҗалыгы хезмәте буенча күзәтү-тәҗрибәләр үткәрәләр: үсемлекләрнең тишелешен тикшерәләр,тамыры һәм кыякларының үсешен күзәтәләр. Практик күнекмәләр дәресләрдә алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итә.
-
Сәламәтлек — зурбайлык ул. 09.04.2018

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр халыкта. 6 нчы сыйныф укучылары да бу мәкалә белән тулысынча килешә. Бу тормышта үз-үзеңне дорес тотып, саклап яшәү яклы алар.Мәктәбебездә сәламәтлек атналыгы уңаеннан игълан ителгән плакатлар конкурсына да “Сәламәтлекне торле яклап саклау” темасына үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Һәм моннан чыгып чираттагы нәтиҗәләр ясадылар.Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Витаминлы ризыклар ашау бик файдалы. Шуңа күрә безгә ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга кирәк. Һәр кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Физик күнегүләр кешенең тәнен дә, ихтыяр көчен дә чыныктыра. Атнага берничә тапкыр салкын су белән коенырга була. Үзеңне чыныктыру мөһим эш булып санала. Шулай ук яшәү тәртибен – хезмәтне (укуны) һәм ялны дөрес оештыру мөһим.Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, кояшта кызынырга, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда шуу, хоккей уйнау бик файдалы.Сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез тәмәке тартмагыз, аракы (башка исерткеч эчемлекләр) эчмәгез, начар кешеләр белән аралашмагыз, наркотиклар кулланмагыз, стрессларга бирешмәгез.Сәламәтлекне сатып алып булмый. Ул – матурлыкның нигезе, шуңа күрә аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. Сәламәтлек — зурбайлык ул. Сәламәттәндә — сәламәтакыл, диләр.
-
Флешмоб. 07.04.2018

Бүген мәктәптә, сәламәтлек атналыгы кысаларында, флешмоб үткәрелде.
-
Сәламәтлек темасына китапчык. 07.04.2018

4 нче класс укучылары сәламәтлек турында сөйләшүне дәвам иттеләр. Грипп турында әңгәмә үткәрделәр, “Могҗизалар кыры”дигән уен уйнадылар. Сәламәтлек темасына китапчык төзеделәр. Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләштеләр. “Сәламәтлек-үзе бер бәхет” дигән алынма стенд төзеделәр.
-
Рәсем конкурсы. 07.04.2018

5 нче сыйныф укучылары сәламәтлекне саклау темасына рәсем конкурсы үткәрделәр.
-
Здоровье – это здоровый образ жизни. 06.04.2018

Здоровье – это нормальная деятельность организма, его полное физическое и психическое благополучие. Здоровье – это здоровый образ жизни. Образ жизни человек строит сам в процессе всей своей жизни. Слово “здоровье” как и слово “любовь”, “красота”, “радость” принадлежат к тем немногим понятиям, значение которых знают все, но понимают по-разному. Здоровье человека – это главная ценность жизни каждого из нас. Его нельзя купить ни за какие деньги и ценности. Здоровье перевешивает все остальные блага жизни. “Здоровый нищий счастливее больного короля” (цитата Шопенгауэра). Обучающиеся 8 класса оформили подготовили небольшие выступления на тему "В здоровом теле-здоровый дух", а также оформили уголок здоровья своими рефератами и рисунками. Класс весело и с пользой провел время..
-
“Дөрес туклану серләре”. 06.04.2018

«Будь здоров» акцияләре кысаларында, 5 – 6 класс укучылары “Дөрес туклану серләре” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Тәрбия сәгатеннән соң укучыларга дөрес туклану кагыйдәләре, гриппны кисәтү турында буклетлар өләшенде.
-
Сәламәтлек- зур байлык. 06.04.2018

Һәрберебез сәламәт булырга тели. Ә сәламәт булу – ул үзебездән тора. 4 класс укучылары сәламәтлек өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы булуын ныклап тагын бер кат карап үттеләр. Алар белән “Сәламәтлек- зур байлык” дигән темага класс сәгате узды. Иң беренче укучыларның үз фикерләре тыңланды. “Зарарлы-файдалы” дигән уен уйнадылар. “Сәламәтлек өчен нәрсә файдалы” дигән презентация карадылар.
















