Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Меткость, ловкость,смелость и храбрость. 16.02.2019

Современные парни должны знать 1000 и одно занятие не так ли? Учащиеся нашей школы сегодня поборолись за звание самой лучшей команды. Ребята сегодня показали все свои умения: меткость, ловкость,смелость и храбрость.
-
“Әфганстан, исемең шигъри синең...” 16.02.2019

2019 елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Әфганстан, исемең шигъри синең...”дип исемләнгән очрашу кичәсе булды.Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә. Әфганстан безнең авылны да читләтеп үтми. Авылдашларыбыз арасында да Әфган сугышында катнашучылар бар. Алар: Николаев Владимир Ильич, Дмитриев Юрий Анатолиевич, Максимов Роберт Павлович.Исән кайткан солдатлар арабызда, аллага шөкер, исән-сау илнең төрле почмакларында яшәп яталар. Аларны “әфганчылар”, “ әфган егетләре” дип атыйлар. Тикмәгә генә шулай әйтмиләр. Чөнки алар туган илгә кайткач та “әфган егетләре” булып калдылар.Илебез Бөек Җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда яңадан кан кою башланды. 1994 елның 11 декабрендә “конституцион” тәртип урнаштыру максатыннан Чечен республикасына федераль гаскәрләр кертелде. Чечен җирендәге сугыш безнең ил территорисендә Бөек ватан сугышы чорыннан соң иң зур хәрби бәрелеш була. Дистәләгән егетләр чечен җирендә хезмәт итеп, сугыш һәм үлем белән күзгә - күз очраша. Безнен авылдан Николаев Илдар, Рябинин Роберт, Мусин Роберт, Максимов Руслан, Александров Марсель. Бу егетләребез Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, исән – сау авылыбызга кире әйләнеп кайттылар. Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше җиргә яшәү өчен яратылган. Ә сугышлар алар безнең йөрәк яралары, мәңге төзәлмәс йөрәк яралары.
-
Стихи из моабитской тетради. 15.02.2019

113 лет прошло с рождения великого поэта Мусы Джалиля. Сегодня в нашей школе обучающиеся рассказывали стихи из моабитской тетради.
-
Халкыбыз каһарманы. 15.02.2019

М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау,укучыларның эзлекле фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү максатыннын Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Болай гына да түгел, Муса Җәлил исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ булып та яши. Ул милләтне бөтен дөньяга танытты.
-
Әфганстан- йөрәк ярасы. 14.02.2019

Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. 14 нче февраль көнне мәктәбебездә “Әфганстан-йөрәк ярасы...” кичәсе үткәрелде. Чарада үзләренең хәрби бурычларын Әфганстанда үтәгән авылдашларыбыз Әнис Шәймәрдәнов һәм Рамиль Валиев катнаштылар. Алар укучыларыбызга үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
-
Итоговое собеседование. 13.02.2019

13 февраля объявлен днем проведения итогового собеседования среди учащихся 9 классов. Это устный экзамен, требующий огромной подготовки у учащихся 9 классов, учителей, а также администрации школы. Нусинская основная школа тоже прошла все этапы подготовки. И в объявленный день с участием завуча, учителя информатики, учителей английского и русского языков было проведено собеседование. Учащиеся достойно выступили на экзамене. Они радовались своим успехам, а где-то задумались над допущенными ошибками. Желаем им удачи в дальнейших экзаменах!
-
Янгыннан сак бул. 13.02.2019

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар. Укучылар янгынны булдырмау чаралары турында сөйләделәр. Янгынны кисәтү буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
Итоговое собеседование
13.02.2019
Ссылка на региональные нормативно-правовые документы по проведению итогового собеседования по русскому языку http://mon.tatarstan.ru/rus/sobesedovanie.htm
-
"Хоккей безнең йорәкләрдә” 12.02.2019

Укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау максатыннан Носы төп мәктәптәбендә физкультура дәресләрен бик мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышабыз. Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим. Бүген безнең педагоглар коллективы балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләне хәл итә. Алар да сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эш бара. Мәктәбебездә дә шушы уңайдан төрле чаралар үткәрелә. Күптән түгел "Хоккей безнең йорәкләрдә” дигән ярыш оештырылды.
-
Яшь батырларның исемнәрен онытмыйк! 08.02.2019

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 7 нче класста "Яшь батырларның исемнәрен онытмыйк!" дигән темага класс сәгате үтте. Сугышка кадәр алар парта артында утырып белем алган, сикереп-уйнап йөргән, олыларга ярдәм иткән гап-гади кызлар һәм малайлар булган. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын күтәрергә туры килә. Алар сугышның иң кайнар нокталарында була. Мәсәлән, Боря Кулешин кебек — диңгездә, Аркаша Каманин кебек — һавада, Леня Голиков кебек — партизан отрядында, Валя Зенкин кебек — Брест крепостенда. Шунысы мөһим, ил тарихында тирән эз калдырган кечкенә геройларның исемнәрен без бүген дә белергәтиеш!
















