Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
У нас учат: | 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
"Гражданско-патриотическое воспитание обучающихся через внеурочные занятия "Разговоры о важном" 03.02.2025
3 февраля прошло очередное занятие «Разговоры о важном». На занятии «Разговоры о важном» ребята изучали современные тренды технологического предпринимательства и узнали, как наука и инновации меняют нашу жизнь, что технологическое предпринимательство – это деятельность, связанная с созданием новых технологий и их внедрением в жизнь.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 03.02.2025
3 февраль-8 февраль аралыгы башлангыч сыйныфлар атналыгы дип игълан ителде. Атналыкны 2025 ел - Ватанны саклаучылар елына багышладык. Атналык һәм патриотик айлык кысаларында укучылар белән “Сугыш безне тезләндерә алмады” темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар 2025 елны - Ватанны саклаучылар елы дип игълан итү карарының максаты, логотибы белән таныштырылды. Әңгәмә ахырында укучылар белән Ватанны саклаучылар елына багышланган китапчыклар ясау буенча мастер класс үткәрелде.
-
"Хәлиткеч сталинград сугышы"- батырлык сәгате 03.02.2025
1943 елның 2 феврале тарихка Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак керде. Канкойгыч Сталинград сугыш 1942 елның 17 июлендә башланып 1943 елның 2 февралендә фашист гаскәрләрен тар-мар итә. Татарстаннан меңләгән сугышчы анда дошманны җиңүгә үз өлешен кертә. Сталинград сугышы — Икенче бөтендөнья сугышының иң зур хәрби-сәяси вакыйгасы. Бу бәрелештән соң Совет гаскәрләре хәрби инициативаны үз кулына алганнар. Бүген классларда “Хәлиткеч Сталинград сугышы” дигән темага әңгәмәләр үтте. Сталинград сугышы 200 көн һәм төн дәвам иткән. Бу сугышта өлкәннәр дә, балалар да Җиңүне якынайту өчен үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Халкыбызның батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланыр.
-
Месячник гражданско-патриотического воспитания 01.02.2025
В школе состоялась торжественная линейка, посвященная открытию месячника гражданско-патриотического воспитания. Это важное событие объединило учеников, учителей и родителей для того, чтобы напомнить нам о значении патриотизма, физической подготовки и любви к Родине. Сегодня состоялся 10-минутный информационный блок, посвященный Великой Отечественной войне, в ходе классных часов в каждом классе. В рамках месячника нас ждут викторины, спортивные соревнования, встречи с ветеранами тыла и участниками в СВО, экскурсии в музеи военной славы. Обучающиеся школы будут принимать активное участие в конкурсах и соревнованиях, в различных патриотических акциях согласно разработанному плану.
Хәрби-патриотик айлык
Мәктәбебездә хәрби – патриотик айлык башланды. Укучыларыбыз уку елы башыннан ук махсус хәрби операциядә булучы якташларыбызга хатлар яздылар , “Солдатка ярдәм” акцияләрендә теләп катнаштылар инде. Айлык кысаларында рәсем конкурслары, патриотик темага җыр , бию конкурслары, викториналар; махсус операциядә катнашучылар һәм тыл ветераннары белән очрашулар оештыру планлаштырыла.
-
Атналыкның алтынчы көне – “Сез мәңгегә безнең йөрәкләрдә” 01.02.2025
2025 ел Президент тарафыннан “Ватанны саклаучылар” елы дип игълан ителде. Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеен билгеләп үтәчәк. 2025 елны - Ватанны саклаучылар елы дип игълан итү карарының үз максаты бар - бөтен дөньяга нацизмга каршы берләшергә һәм тарихи дөреслекне якларга чакыру. Бөек Ватан сугышында Җиңү совет халкына бик кыйммәткә төште. Шуңа күрә Россия гражданнарының, бигрәк тә яшь буынның, үз илебез тарихын өйрәнүе һәм төрле вакытта Ватаныбызны саклаган геройлар истәлеген саклавы бик мөһим. Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан укучыларыбыз белән һәйкәл янын кардан чистарттык.
-
Проект КИНОУРОКИ 31.01.2025
Проект КИНОУРОКИ в школах России и мира - это проект, который воспитает поколение выпускников школ с этическими качествами через искусство кино и добрые дела на примере героев фильмов. Учащиеся нашей школы с удовольствием посмотрели фильм "Новогоднее чудо"
-
Атналыкның бишенче көне -“ Сәламәтлек көне” 31.01.2025
Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Шул уңайдан бүген сәламәтлекнең кеше тормышындагы роле һәм аны ничек сакларга икәне турында әңгәмә уздырдык. "Дөрес туклану- сәламәтлек нигезе", "Сәламәт яшәү серләре", "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" сәхифәләре аша, сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү, күп кенә авыртуларны булдырмый калу, дәвалау буенча киңәшләр тәкъдим ителде. Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру; ихтыяр көче, кыюлык, сабырлык, бердәмлек сыйфатларын тәрбияләү максатыннан "Күңелле стартлар" эстафета уздырдык. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафета, кыршау кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. "Күңелле стартлар" ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Бу көн балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. "Күңелле стартларда» катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар! Ярыш нәтиҗәләре буенча «дуслык» җиңде!
-
Атналыкның дүртенче көне -“Матур язу көне” 30.01.2025
Матур язу күнекмәләренә укучы мәктәптә белем алуның беренче көннәреннән төшенә башлый. Нәкъ менә башлангыч сыйныфта матур язуга күп игътибар бирелә. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә бүген укучыларның матур, каллиграфик дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру максатыннан “Матур язу” конкурсы үткәрелде. Конкурста укучыларның язу осталыкларын тикшердек. Конкурста 1сыйныф укучылары арасында иң матур һәм грамоталы язучы Николаев Р., 3 нче сыйныфтан – Александрова А., 4 нче сыйныфтан -Степанов А. булып танылды. Аларга алга таба да зур уңышлар телибез. Калган укучыларга матур язу өстендә тагын да тырышыбрак эшләргә кирәклеге әйтелде.
-
Дус класс серләре 29.01.2025
Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары һәм аларның әти-әниләр комитеты класс җитәкчесе Григорьева Л.И. җитәкчелегендә “Дус класс серләре” конкурсының зона этабында катнаштылар. Алар “Дус класс серләре” дип исемләнгән күргәзмә якладылар, “Визит карточкасы” белән чыгыш ясадылар, “Иҗади проект” яклауда көч сынаштылар. “Без бергә, без булдырабыз!” Әфәрин!
-
Атналыкның өченче көнен - “Без табигать балалары” дип атадык. 29.01.2025
Укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү; эзләнү ярдәмендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү максатыннан бүген экологик КВН уздырдык. Әйе,кеше туган якны,аның табигатен ямьле булганга,рухи һәм матди азыкка(эчәр суы,туеныр азык,киенергә кием,җылынырга агач,нефть-газга) юмарт булганга ярата, мәхәббәт хисен җырларына салып җырлый. Димәк,Табигать-анабыз безне туендыручы, яшәргә көч-дәрт бирүче дә. Кеше-табигать баласы, аңа туу һәм тереклек итү өчен, Җир, Су, Һава, Кояш кирәк. Бүген без Кеше белән табигать арасында нинди бәйләнеш бар, шул һәм башка сорауларга җавап эзләдек. Безнең бүген өч команда “Табигать дуслары”,“Яшеллек сакчылары” һәм “Планета хуҗалары” көч сынашты. Командалар бергәләп табигать белән бәйле булган сорауларга җавап эзләделәр, төрле ситуацияләр чиштеләр, сынамышлар, кроссвордлар табышмаклар белү буенча көч сынаштылар.