Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Ата - аналар җыелышы 21.01.2016

Бүген мәктәпкүләм ата - анала җыелышы үткәрелде. Көн тәртибендә: 1. “1 нче яртыеллык нәтиҗәләре.” Мостафин Д.Ф. чыгышы. 2. " Класстан тыш чаралар һәм тәрбия дәресләре." Хәсәнова А.М. чыгышы 3. “Бердәм дәүләт имтиханнары.” Гайфуллин Р.Ф. чыгышы. 4. Участок инспекторы Зөбәеров И.И. чыгышы. 5. Классларда җыелышлар. 6. Ата-аналар комитеты утырышы. Барлык әти- әниләр дә катнашты.
-
Хоккей. 20.01.2016 Хоккей мәйданчыгы көн дәвамы гөрләп тора.

-
Физкультура дәресләре. 19.01.2016 Укучылар физкультура дәресләрендә чаңгыда йөриләр, катокта тимераякта шуалар. Саф һавада дәресләр бик күңелле!!!

-
Хоккей мәйданчыгын чистарту. 18.01.2016 Атна дәвамында карлар күп яуды, укучылар һәркөнне дәресләрдән соң хоккей мәйданчыгын кардан чистарталар.

-
Чишмә яны чистартылды. 16.01.2016

8,10,11 класс укучылары Нократ чишмәсенә җаваплы итеп билгеләнделәр. Алар аерым график нигезендә чишмәне кардан арындырып, бозларын чабып торалар.
-
Киңәшмә. 15.01.2016

15 гыйнварда Мәгариф идарәсенең актлар залында директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының чираттагы киңәшмәсе булды.
Анда балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Завялова Л.Н. чыгыш ясады. Ул күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, аларның яшәү шартларын даими күзәтү астына алырга кирәклеге турында сөйләде. Яшүсмерләр катнашында җинаять кылу очракларының артуы күзәтелгәнлеген әйтте. Шулай ук мәктәп татулаштыру хезмәте эшчәнлеген активлаштыру кирәклегенә басым ясады,әлеге хезмәтнең үзенчәлекләрен аңлатты.
И.А.Хәбибуллин үз чыгышында физик тәрбия укытучылары тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде, уңай һәм кимчелекле якларга тукталды. Алда торган бурычларны атады.
Мостафина Э.Г. мәктәпләрдә “Дәүләт телләре турында “ Законның үтәлешенең торышына тукталды, тәрбияви чараларның ике телдә оештырылырга тиешлеген ассызыклады. Шулай ук профориентацион эшнең оештырылу дәрәҗәсе турында сөйләде.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М.: “Тәрбияле бала һәм белем сыйфаты-безнең төп максат әнә шулар. Һәр бала күз уңында булырга тиеш. Мәктәп сайтлары-көндәлек эшебезнең күрсәткече, алар даими тулыланып торырга тиешләр. Электрон түләүләр буенча эшне җанландыру сорала.”
-
Мәдәният йорты ремонттан соң ачылды. 14.01.2016

Наласа авылы мәдәният йортында капиталь ремонт төгәлләнде. 12 нче гыйнвар көнне шул хөрмәткә бәйрәм концерты оештырылды. Әлеге чарага Арча муниципаль районының хакимият башлыгы Нуриев И.Г. та килгән иде. Ильшат Габделфәртович авыл халкына үзенең изге теләкләрен җиткерде. Концертта укытучылар һәм укучыларыбыз да бик матур чыгыш ясадылар.
-
Һәйкәл янын чистарту. 13.01.2016 9 класс укучылары һәйкәлне даими чистартып торалар.

-
3 нче чирек башланды. 11.01.2016 Кышкы каникуллар тәмамланып, бүгеннән 3 нче чирекне башлап җибәрдек.Хәерле сәгатьттә!!!

-
Волейбол ярышы. 09.01.2016

Бүген Арча шәһәрендә үткәрелгән кызлар волейбол командалары ярышында безнең мәктәбебез кызлар волейбол командасы да катнашты. Кызларыбыз бик тырышып уйнадылар, молодцы!!!


















