Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел! 16.02.2016

Бүген Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан мәктәп күләм әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә 5-6 класс укучылары шагырьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә бик эчтәлекле әзерләнгән иде. Кичәне оештыручы укучыларыбызга һәм татар теле , әдәбияты укытучылары Гөлниса Вагыйз кызы һәм Гөлназ Рәшит кызына иҗади уңышлар телибез.
-
Әфганчылар көне. 15.02.2016

1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Илебез тарихында 20 гасырда булган иң озын сугыш тәмамланды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылды. Сугыш инде тарихка кереп калды, ләкин аның тирәсендә ялгыш, ялгыш түгел дигән бәхәсләр бүген дә дәвам итә. Ләкин бер нәрсә бәхәссез, шул елләарда 15 мең әп ир-егетләребез һәлак булды, 300 мең солдат яраланды, дистәләрчә меңе гарип булып калды.
-
Лыжня- 2016. 13.02.2016

Бүген барлык укучылар һәм укытучылар дәресләрдән соң чаңгы шуарга чыктык. Көн искиткеч матур иде, саф һавада бергәләп ял итү үзе бер күңелле!!!
-
Башлангыч класслар М.Җәлилне искә алды. 12.02.2016

Бүген мәктәбебезнең башлангыч класс укытучылары һәм укучылары каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрделәр. Кичә бик оешкан төстә оештырылган. Укучылар шагыйрьнең бик күп шигырьләрен яттан өйрәнеп сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кичә ахырында шагыйрьнең биографиясенә һәм иҗатына бәйле викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
"Зарница" уены. 11.02.2016 Бүген мәктәбебез укучылары "Зарница" хәрби- патриотик уенының зона ярышында 3 нче призлы урын яуладылар. Җитәкчеләре - Габдрахманов Камил Әдһәмович. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!!!

-
Парламент дәресе. 10.02.2016

Җәмгыять белеме укытучысы Мифтахова Ләйсән Рәдифовна 8-11 класс укучылары белән "парламент дәресе" үткәрде. Дәрестә авыл җирлеге башлыгы Ильфира Рамазановна һәм җирлек депутаты Төхфәтуллин Ильфат Рәшитович та катнашты. Алар укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Дәрес бик кызыклы үтте, укучылар ике командага бүленеп викторинада көч сынаштылар.
-
Казанга экскурсия. 09.02.2016

Бүген 8 класс укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Тарихи урыннарда булдылар.Укучыларга экскурсия бик ошады.
-
8 февраль-Яшь антифашистлар көне 08.02.2016 8 февраль көнне «Яшь геройлар -антифашистлар » дигән темага барлык классларда класс сәгате үтте. Укучылар герой-антифашистлар Марат Козей, Лёна Голиков Зина Портнова, Володя Дубининнар турында бик эчтәлекле итеп материаллар туплаганнар.

-
Спорт бәйрәме. 07.02.2016

Бүген мәктәбебездә спорт бәйрәме үткәрелде. Әлеге чарада барлык укучылар да актив катнаштылар. 1-6 класс укучылары һәм 7- 11 класс укучылары ике төркемгә бүленеп катокта шудылар, ярыштылар,чаңгыда шудылар. Ике командага бүленеп салазкаларда ярыштылар, саф һавада кызыклы уеннар уйнадылар. Мәктәп яны балаларның шат авазларыннан гөрләп торды.
-
Ак халатлы фәрештәләр. 06.02.2016

Мәктәбебез укучылары Сафиуллина Алисә һәм Хәсәнова Алия Арча үзәк больницасының актлар залында "Ак халатлы фәрештәләр" исеме астында Казан Дәүләт медицина университеты оештырган чарада катнаштылар. КГМУ на керү имтиханнары, табиб һөнәренең нечкәлекләре белән таныштылар, соңыннан Арча больницасында экскурсиядә булдылар. Очрашу укучыларыбызга бик ошаган.


















