Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Сыерчык оялары ясау конкурсы 16.04.2019 Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе; Татарстаннын экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк Территориаль округы идарәсе; ГПКЗ "Ашит" дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган "Не оставим без дворца-долгожданного сворца" - дип исемләнгән сыерчык оялары ясау конкурсында 8 класс укучысы Нәҗметдинов Ильяр жиңүче булды. Молодец! Унышлар! (укытучысы: Шакирова Д.К.)

-
Китапларыбызны саклыйк! 15.04.2019 3 нче сыйныф укучылары технология дәресендә тузган, ертылган, иске китапларны төзекләделәр, матур итеп яңа тышлыклар ясадылар.

-
VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 13.04.2019 12 апрель көнне Тукай Кырлай мәктәбендә Г.Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары булды. Конференциядә Наласа урта мәктәбенең башлангыч класс укытучылары Насибуллина Д.Х. һәм Яппарова Р.И.ике номинациядә чыгыш ясадылар. Диләрә Хәйдәровна 2 нче урын диплом белән, Яппарова Райлә сертификат белән бүләкләнде.

-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2019

Космонавтика коне унаеннан 2 класс укучылары класс сэгате уздырдылар. Укучылар космонавтлар турында узлэре эзерлэп килгэн материаллар белэн иптэшлэрен таныштырдылар, презентация карадылар.
-
Всероссийский открытый урок "Профессия - руководитель" 10.04.2019 Какие обязанности лежат на губернаторе? Можно ли научиться управлять компанией? Что нужно, чтобы создать масштабный проект, который станет известен далеко за пределами одной страны? Обо всём этом учащиеся 9, 10, 11 классов нашей школы узнали в эфире Всероссийского открытого урока «Профессия - руководитель». Просмотрев эфир, ученики поняли, что настоящий руководитель должен отлично разбираться в сфере, в которой работает, знать тонкости и секреты отрасли.(Учитель- Ильясов М.З.)

-
Сәламәтлек- зур байлык 08.04.2019

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә.
Сәламәтлекне саклау буенча мәктәбебездә төрле спорт ярышлары, чаралар һәрдаим үткәрелеп тора. Бүген дә шул уңайдан сыйныф сәгатьләре узды.
-
Кошлар көне 06.04.2019

1 апрель - Кошлар көне. Шушы уңайдан мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары катнашында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чараның максаты: балаларның кошлар турында булган белемнәрен тирәнәйтү, канатлы дусларыбызга мәхәббәт, игътибарлылык тәрбияләү, кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату. Чарада укучылар кошлар турында матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, "Кошлар иленә сәяхәт" ясадылар. Кошларга багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап эзләделәр. Балалар кичәдә бик актив катнаштылар.
-
Педсовет 05.04.2019

III нче чирек нәтиҗәләре буенча педсовет үткәрелде.Класс җитәкчеләре III нче чиреккә йомгак ясадылар, МБ җитәкчеләренең иҗади отчетларын тыңладык. Габдрахманова Г.В.-“Мәктәптә татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә тәрбия”; Яппарова Р.И.-4. ФГОС таләпләре буенча башлангыч сыйныфларда проект эшләре темалары буенча чыгыш ясадылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Киләсе чиреккә планнар каралды, максатлар куелды.
-
Кошлар-безнең якын дуслар! 03.04.2019 Сыерчык ояларыбызны барлык кагыйдәләрен үтәп элдек. Канатлы дусларыбызны яклыйк, саклыйк. Яз безгә җылы ямьле көннәр белән бергә файдалы, кадерле дусларыбыз кошларны алып килә. Һәр вакыт шул хакта онытмыйк. Кош оялары янында кычкырмыйк, шауламыйк. Кош оясын туздырмыйк- Кошларны куркытмыйк, рәнҗетмик.

-
Театр 02.04.2019

Б.Гримм әсәре буенча " Бременские музыканты" спектаклен 5-6 сыйныф укучылары тәкъдим иттеләр ( спектакльне сәхнәгә куйды рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәттахова Г.М.)


















