Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Новости детского сада
Сабантуе – татар халкының иң күркәм милли бәйрәме!
Опубликовано: 01.06.2026Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю - борынгыдан килгән күркәм йоланы балалар бакчасы коллективы балаларга кече яшьтән үк күрсәтү максатыннан һәм бәйрәмне матур итеп үткәрү өчен,алдан ук әзерләнделәр .Матур шигырьләр , биюләр өйрәнделәр . Балалар белән бергә Сабантуйга бүләк җыю йоласын күрсәттеләр.
Менә көтеп алган көн килеп җитте. 1нче июнь көнне иртәдән бакчабызда бәйрәм рухы чагылды.Татар телендә милли моңлы көйләр тавышы ишетелеп торды. Балаларга Сабантуй бәйрәменең тарихы,татар халкының милли уеннары турында сөйләнде . Бәйрәмгә Былтыр,Шүрәле, Су анасы, Белмәмеш" кунакка килде һәм күңелле уеннар оештырылды. " Аркан тартыш" , " Чүлмәк ватыш" , " Чиләк белән су ташу" , "Капчыкта сикерү", " Кашыкка йомырка куеп йөгерү", " Капчык сугышы" , " Бүләкне күз бәйләнгән килеш кисеп алу" һ б. .
Сабантуй бәйрәме балаларга бик ошады. Йөзләрендә елмаю, күзләрендә шатлык иде.Бәйрәм тәмамлангач истәлеккә фотога төштек. Былтырның капчыгыннан әти- әниләр бердәмлеге белән алынган бүләкләр килеп чыкты. Шүрәле белән барлык балага бүләкләр таратылды. " Бүләк кисү" уенына бик күп бүләкләр алып килгән Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә , лотерея уены оештырган Гафурова Миләүшәгә, " Сабын куыклары" белән оештырылган күңелле чарага Гайнетдиновлар һәм Ризвановлар гаиләсенә дә бик зур рәхмәт .
Сабыйларыбызны Сабантуй бәйрәме,татарның гореф гадәте белән таныштыруны балалар бакчасыннан башларга кирәк. Күңелләренә миллилек, туган телнең орлыкларын салу кечкенәдән башлана. Бу бәйрәмне киләчәктә дә бакчабызда уздырырга гадәткә кертербез,һичшиксез!
К списку новостей











