• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • Муницпальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76
Телефон: (884366) 50-1-10
E-Mail: dsnalasa.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Наласинский детский сад "
Руководитель: Гафурова Эльмира Рашатовна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр

Новости детского сада

"Экологик аң тәрбияләү"

Опубликовано: 11.12.2019

Экология проблемасы үзенең актуальлелеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк. Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы без –тәрбиячеләрдә борчылу тудыра. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моның өчен балаларга кече яшьтән үк экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.Моның өчен без балалар төркемендә аерым шартлар тудырдык, экологик почмак булдырдык. Табигать почмагына яшь үзенчәлегенә туры килерлек карабодай гөле (бегония)йөзьяшәр (алоэ)яран,  кебек бүлмә гөлләре утырттык.Балалар көн дә гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә, төпләрен йомшарта, су сибә, тузанын сөртә. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгын күреп сокланалар. Гөлләрнең төренә, нинди табигать шартларына яраклашып үсүенә карап, тәрбияләү ысуллары да төрле икәнен үзләштерәләр, бу җәһәттән, махсус шөгыльләр дә үткәрәбез.Табигатьтә hәм табигать почмакларында башка юнәлештәге эшләребезне дә сабыйларны кызыксындырырлык итеп оештырырга омтылабыз. Алар анда бик теләп эшли. Яз көне клумбалар hәм яшелчә түтәлләре әзерләүүсентеләр, яшелчәләр утырту, су сибү, аларның ничек үсүен күзәтеп нәтиҗә ясау – менә шундый эшләр белән мәшгуль без. Эшебезнең нәтиҗәсе дә бар: клумбаларыбыз иртә яздан алып көзгә кадәр шау чәчәккә күмелеп утыра. 



К списку новостей