Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
Телефон: | (884366) 50-1-10 |
E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Минем Туган илем. 02.11.2020
Максат: Туган илебез Россия, республикабыз Татарстан турында күзаллау булдыру.
Бурычлар: 1.Туган илне ярату, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
2.Хәтерләрен, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмен, кызыксынучанлыкларын үстерү, зәвыкларын баету.
3.Россия башкаласы Мәскәү турындагы белемнәрен баету, Россия гербы, флагы, гимны белән таныштыруны дәвам итү. Республиканың туграсы, әләме белән таныштыру, Казан шәһәренең республика башкаласы булуын аңлату;
-
Саф һавада 29.10.2020
Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
-
Әвәләү шөгыле 23.10.2020
Уртанчылар төркемендә пластилинны сылау ысулы белән миләш тәлгәшләре ясадык.Балалар бик кызыксынып, яратып эшләделәр. Безнең эшләрдән күргәзмә.
-
Бездә бүген туган көн! 21.10.2020
Котлы булсын туган көнең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсенен.
Бүгенгедәй, шат елмайган йөзең,
Кайгы чаткылары күрмәсен.Син яшәгән гүзәл җирдә
Гел аяз булсын күгең.
Бәхетле балачак озын гомер
Телибез сиңа бүген! -
Гөмбәләр нинди була? 20.10.2020
Утырабыз урманда
Соры эшләпә киеп.
Пешерә дә, кыздыра да
Кешеләр безне җыеп.Бүген кечкенәләр төркемендә гөмбәләр турында сөйләштек.Аннан соң гөмбәләрне кисеп ябыштырдык.
-
Уйнарга яратабыз 19.10.2020
Үстерешле уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.
-
Уңыш бәйрәме 15.10.2020
Бездә бүген уңыш бәйрәме булды. Мул уңышка сөенеп, рәхәтләнеп җырладык, биедек, уеннар уйнадык.
-
Безгә кунак килде. 14.10.2020
Бездә кунакта Көз кызы- Сөмбелә.Ул үзенең уңган, талантлы икәнен күрсәтте.
-
Икмәк ничек барлыкка килә? 13.10.2020
Икмәк- табын күрке! Табынга килгәнче ул никадәр озын юл үтә.Шул турыда балалар белән презентация карадык.
-
Саф һавада уеннар 12.10.2020
Саф һавада уйнавы бик күңелле.