Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Көндәлек режим һәм сәламәтлек " 13.10.2022

1 г классы укучылары белән "Көндәлек режим һәм сәламәтлек " дигән темага класс сәгате уздырылды. Укучыларда көндәлек режимны үтәү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару , чиста-пөхтә булу тәрбияләнде. Класс сәгате телдән журнал формасында барды. Укучылар белән уеннар уйнадык, сорауларга җавап бирдек.
-
"Дуслык серләре" 08.10.2022

Укучыларда дуслык турында күзаллауны булдыру, якын дус була белергә һәм тугры дусны сайларга өйрәнү, ышанычлылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай, кешелекле сыйфатларны формалаштыру максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче 2 нче сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате үткәрелде.
-
«Изучи интернет — управляй им» 07.10.2022

XI Всероссийский онлайн-чемпионат «Изучи интернет — управляй им»!
Тема этого года – «Цифровая грамотность». Задания будут посвящены информационной, компьютерной, коммуникативной и медиаграмотности, технологиям будущего и безопасности в интернете.
Победители чемпионата получат ценные призы:
1 место – планшет HUAWEI
2 место – смартфон Redmi
3 место – умные часы Amazfit
4 место – VR-очки с наушниками и джойстиком Shinecon
5 место – TWS-гарнитура Redmi
Участники, не занявшие призовых мест, получат именные электронные сертификаты и подписку на электронные версии «Классного журнала» и «ПониМашки» на 3 месяца, а призёры – на 6 месяцев
Регистрируйся на онлайн-чемпионат уже сейчас: https://игра-интернет.рф/championship2022/ -
5 нче октябрь – Укытучылар көне 05.10.2022

5 нче октябрь – Укытучылар көне. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы ул - белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә. Ничә яшьтә һәм кайда гына булсак та, без укытучыларыбызны һәрчак хөрмәт белән искә алабыз.
Бу көнне Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә укытучыларны хөрмәтләделәр. Иртәдән үк аларны чәчәк бәйләмнәре һәм матур котлаулар белән каршы алдылар. 5 нче сыйныф укучылары укытучыларга матур шигырьләр, күңел түреннән чыккан җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле укытучылар!
-
"Әбием, кадерлем!" 04.10.2022

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, мәктәбебездә 1-2 класс укучылары һәм аларның укытучылары Низаметдинова С. И., Йосыпова Р. К., "Әбием, кадерлем!" дигән бәйрәм кичәсе күрсәттеләр. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләре белән өлкәннәрне сөендерделәр. Ахырдан, бәйрәмгә килгән өлкәннәр исеменнән җылы сүзләр әйтелде. Бәйрәмне әзерләүдә зур хезмәт куйган укытучыларга, балаларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Түгәрәкләргә рәхим итегез! 03.10.2022

Мәктәптә түгәрәкләр эшчәнлеге үз эшен башлап җибәрде. Өстәмә белем бирү түгәрәк җитәкчеләре өстәмә белем бирү навигаторы аша укучыларны түгәрәкләргә җыеп расписание нигезендә занятиеләр үткәрелә. Барлык укучыларны түгәрәк занятиеләренә чакырабыз!
-
«Мәктәбебезгә нур иңгән, чөнки өлкәннәр килгән» 03.10.2022

Өлкәннәр көне уңаеннан Казиле башлангыч мәктәбендә кичә оештырылды.Укучыларның әбиләре кунакка килде.Укучылар үзләренең якыннарына һөнәрләрен күрсәттеләр,котладылар.Әбиләр дә сынатмады.Төрле конкурсларда катнашып үзләрен сынадылар.
-
“Халкыбызның милли киемнәре” 03.10.2022

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4Г сыйныф укучылары белән “Халкыбызның милли киемнәре” темасына әңгәмә үткәрелде. Чабата, күкрәкчә кебек инде онытылып баручы киемнәр турында кызыксынып тыңлаганнан соң, калфак, түбәтәй турында балалар үзләре чыгыш ясады. “Салават күпере” журналындагы “Милли курчак” сәхифәсе белән танышу да бик кызыклы булды.
-
“Өлкәннәргә ярдәм” акциясе 01.10.2022

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4Г сыйныф укучылары “Өлкәннәргә ярдәм” акциясенә кушылып, авылдашыбыз Вафина Нурдидә апага бардылар. Көз көне бакчада эш күп булуны искә алып, бакчадагы эшләрне башкарырга ярдәм иттеләр: кура куакларын бәйләделәр, корыган чәчәкләрне йолкыдылар, агач төпләренә су сиптеләр һәм коелган яфракларны себереп урнаштырдылар. Нурдидә апа балаларга рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен әйтеп озаттып калды.
-
Беренче октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2022

Беренче октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан 1Г класс укучылары белән "Минем яраткан әбием, бабаем " дигән темага рәсем конкурсы уздырдык. Укучылар белән башта яраткан әбиләре, бабайлары турында әңгәмә уздырылды. Аннары алар шушы темага рәсем ясадылар. Телибез сезгә яшел җәйләр,
Ап-ак карлы кышлар.
Кышларда да, җәйләрдә дә
Бәхетле минутлар.
Ак төннәр телибез сезгә,
Матур тыныч төннәр.
Тагын ниләр телик сезгә,
Безнең Өлкәннәр.








