Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Без Тукайны беләбез 26.04.2022 Халкыбызның сөекле улы, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары зурлап бәйрәм иттеләр. Укучылар ике командага бүленеп" Без Тукайны беләбез" дигән темага интеллектуаль бәйге сорауларына җаваплар бирделәр. Сораулар Тукай тормышы һәм иҗатыннан алынды. Бәйге Тукай сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Кичә “Туган тел “җыры белән тәмамланды.

-
Апрель ае – Тукай ае 26.04.2022

Апрель ае – Тукай ае, диләр. Чынлап та, бу айда Тукай туа һәм нибары 27 ел яшәп, дөньядан китеп бара. Бөек шагыйрьне искә алып мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында бик күп шигырь бәйрәмнәре уздырыла, аның иҗатына багышлап бәйгеләр оештырыла, каләм осталары шигырьләр иҗат итәләр. Аның иҗаты – үлемсез. Шул исәптән безнең мәктәбебездә дә Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмне “Театр сөючеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар искиткеч матур итеп башкарып чыктылар. Алар арасында күбәләкләр дә, Су анасы да, Шүрәле дә, Кәҗә белән Сарык та һ.б. бар иде. Бәйрәм җыр һәм бию белән үрелеп барды. Укучылар зур канәгатьләнү хисе алдылар.
-
Субботник 23.04.2022

-
“Без – “Туган тел”дән туганнар, без Тукай якташлары” 22.04.2022 Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Ел саен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып, Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе базасында районкүләм шигырь укучылар бәйгесе уза. Быел ул “Без – “Туган тел”дән туганнар, без Тукай якташлары” исеме алган иде. Әлеге бәйгедә безнен мәктәптән дә шигырь яратучы укучылар бик теләп катнаштылар. Аларның барысы да бәйгегә бик ныклап, чын күңелдән әзерләнеп килгән. 1 сыйныф укучысы Саттарова Илүзә - 3 нче дәрәҗә дипломына (җитәкчесе-Юсупова Р.К.) , 4 сыйныф укучылары Заһидуллина Айсылу - 3 нче дәрәҗә дипломына, Саттарова Азалия –лауреат дипломына (җитәкчеләре – Низаметдинова С.И.), 10 нчы сыйныф укучысы Бәйрәмова Зәринә - 3 нче дәрәҗә дипломына (җитәкчесе –Нәбиуллина Г.Р.) ия булып , истәлекле бүләкләр алып кайттылар. Укучыларны бүгенге шигъри , матур җиңүләре белән котлыйбыз. Әфәрин, укучылар! Киләчәктә уздырылачак яңа бәйгеләрдә дә җиңүләр көтеп калабыз.

-
Халыкара Җир-Ана көне 22.04.2022 22 нче апрель көнне бөтен дөньяда Халыкара Җир-Ана көне-безнең уртак йортыбыз бәйрәме билгеләп үтелә. Җир шары проблемаларына, аерым алганда, әйләнә-тирәлек проблемаларына игьтибарны җәлеп итү максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен тәрбия сәгате үткәрелде.

-
“Балалар өчен журналлар” 22.04.2022

Мәктәп китапханәсендә “Балалар өчен журналлар” дигән темага библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче укучыларны китапханәгә килә торган журналлар белән таныштырды. Кызыклы башваткычлар, сканвордлар, лабиринтлар уеннары уйналды. 2022 нче елның Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителүе уңаеннан кәрәзле телефон ярдәмендә QR-код аша кереп, журналдагы өстәмә материалны карарга өйрәнделәр. Мондый ысул белән видео һәм рәсемнәр карап, текстлар укып булуы укучыларга кызыклы да, файдалы да булды.
-
“Цифрлаштыру өлкәсендә нинди профессия вәкилләре эшли?” 21.04.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбендә, 2022 нче елның Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителүе уңаеннан, төрле чаралар үткәрелү дәвам итә. Бүген 3Г сыйныф укучылары “Цифрлаштыру өлкәсендә нинди профессия вәкилләре эшли?” соравына җавап эзләделәр. Алар төрле программа, уен, сайт, социаль челтәр, укыту платформалары төзүче программистлар гына түгел, бу өлкәдә эшләүче дизайнер, лингвист, координатор, инфостилист кебек профессияләр дә бар икәнлеген белделәр. Укучыларда бу һөнәрләр турында күбрәк беләсе килү теләге барлыкка килде.

-
Без “Туган тел”дән туганнар, без “Тукай якташлары” 21.04.2022 21 нче апрель көнне Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе базасында “Без Туган тел”дән туганнар, без “Тукай якташлары” исеме астында районкүләм шигырь укучылар бәйгесе гөрләде. Гадәттәгечә, бу бәйге Тукай исеме белән башланып китте, бөтен җиһанга Тукай рухы иңде. Бәйгенең максаты-укучыларны татар шигъриятенә тарту, татар халкының мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты мисалында милли үзаң тәрбияләү, эстетик зәвык формалаштыру. Әлеге бәйгедә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Гыйльметдинова Азалия (җитәкче-Гыйбадуллина И.Г.)-3 нче дәрәҗә диплом, Гайнетдинов Алмаз (җитәкче-Гайнетдинова А.А.) һәм 3 нче сыйныф укучысы Әскәрова Илсинә (җитәкче-Рәхмәтуллина А.Р)-лауреат дипломнары һәм истәлекле бүләкләр алып кайтты. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!

-
ВСЕРОССИЙСКИЙ ОТКРЫТЫЙ ОНЛАЙН-УРОК «СТОЛЫПИН: ВО ИМЯ РОССИИ» 21.04.2022

21 апреля прошел очередной Всероссийский открытый онлайн-урок «Столыпин: во имя России», посвященный 160-летию со дня рождения П.А.Столыпина, выдающегося реформатора и государственного деятеля Российской Империи, а также местному и ученическому самоуправлению. Обучающиеся узнали о личности выдающегося государственного деятеля Петра Столыпина, основных направлениях его реформ, а также какие виды самоуправления существуют сегодня и как они развиваются. Данный урок посмотрели обучающиеся 7, 9 классов.
-
“Без срока давности” 19.04.2022 Ежегодно 19 апреля во всех школах России проводится День единых действий в память о геноциде советского народа нацистами и их пособниками в годы Великой Отечественной войны 1941 – 1945 гг. В этот день 19 апреля 1943 года был издан Указ Президиума Верховного Совета СССР № 39 «О мерах наказания для немецко-фашистских злодеев, виновных в убийствах и истязаниях советского гражданского населения и пленных красноармейцев, для шпионов, изменников родины из числа советских граждан и для их пособников». Появление этого документа было первым фактом признания целенаправленной и масштабной политики нацистов и их пособников по уничтожению мирного населения на оккупированной территории и наказуемости таких преступлений. Наша школа присоединился к Дню единых действий. Для учащихся 7-9 классов было проведено мероприятие “Без срока давности”.









