Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
" Новый год. Семейные праздники и мечты" 26.12.2022

26 декабря в "Разговоре о важном" провели занятие на тему " Новый год. Семейные праздники и мечты".
-
Яңа ел. Гаилә бәйрәмнәре һәм хыяллар 26.12.2022

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 Г сыйныф укучылары өчен үткәрелгән чираттагы мөһим сөйләшү сәгате “Яңа ел. Гаилә бәйрәмнәре һәм хыяллар» дигән темага үтте. Сөйләшү укучыларда гаиләгә тирән хөрмәт тәрбияләүгә, Яңа елны бәйрәм итүнең гаилә традицияләренең мөһимлеген аңларга, уртак эшчәнлеккә уңай караш тәрбияләүгә багышланды.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2022

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары өчен “Хуш киләсең, Яңа ел!” исемле мавыктыргыч бәйрәм кичәсе үтте. Балалар Кыш бабай белән бергәләп җырладылар, биеделәр, Кыш бабайны шаяртып та уйнадылар, Кыш бабайга төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында балалар үзләре көткән бүләкләрне, күчтәнәчләрне алып сөенделәр.
-
Правила противопожарной безопасности 23.12.2022

В целях профилактики и предупреждения несчастных случаев во время новогодних праздников и зимних каникул в 4 классе был проведён классный час по правилам противопожарной безопасности.
-
Котлы булсын Яңа ел! 23.12.2022

Озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар Яңа ел белән котлап рәсем ясадылар.
-
“Сибгат чишмәсе” республикакүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесе 22.12.2022

Әтнә районында Сибгат Хәкимнең тууына 111 ел тулу уңаеннан “Сибгат чишмәсе” республикакүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең максаты-Сибгат Хәкимнең иҗади мирасын популярлаштыру, яшь буынны татар халкының милли гореф-гадәтләренә җәлеп итү, татар телен һәм мәдәниятен саклау,үстерү һәм алга этәрү. Бәйге Сибгат Хәким тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучы шигырь сөючеләр, мәктәп укучылары арасында үткәрелде. Әлеге бәйгедә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 Г нче сыйныф укучысы Исмәгыйлова Сәлиха, 3 Г сыйныф укучылары Гыйльметдинова Азалия, Рәхмәтуллина Нурзилә, Сираҗетдинова Лиана, Шәрәфиева Динә, 4 нче сыйныф укучылары Зиннәтуллина Ләлә, Нәбиуллина Әминә актив катнашучы исеменә лаек булдылар. Укучыларга алдагы бәйгеләрдә уңышлар телибез!
-
"Һава һәм аның үзлекләре" 22.12.2022

Бүген, ягъни 22 нче декабрь көнне озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен "Һава һәм аның үзлекләре" дигән темага ачык дәрес үткәрелде.Чарага Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече "Ашит" тыюлыгы хезмәткәре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы да чакырылган иде.
-
"Марш парков - 2022" 22.12.2022

Озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар һәрдаим төрле, иҗади конкурсларда катнашып торалар.Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан уздырылган Халыкара "Марш парков-2022" бәйгесендә муниципаль этапта катнашып, 3нче сыйныф укучысы Гатауллин Әмир 1нче урын (җитәкчесе Сәгъдиева Х. К.), Йосыпов Ислам рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Укучыларыбызның эшенә нәтиҗә ясап, бүләкләү өчен төньяк территориаль идарәсе белгече "Ашит" тыюлыгы хезмәткәре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы килгән иде.
-
Дөньякүләм әдәби марафон проектының финалистлары 20.12.2022

Мөндеш башлангыч мәктәбе укытучылары һәм укучылары Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында даими катнашалар. Мәктәбебез укучылары Вафин Альмир, Нәбиуллина Әминә, Рәхмәтуллина Нурзилә бу бәйгенең финалистларын бүләкләү тантанасында катнаштылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар, яңа җиңүләр телибез.
-
"Ватан Герое көне” 19.12.2022

Россиядә Ватан Геройлары көне-безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Ул Россия Федерациясе Федераль законы белән билгеләнгән. Бу көнне Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Герой булып тумыйлар, сынаулар сәгатендә герой булалар.
Һәр чорда үз геройлары – үз Ватаннарын батырларча яклаган, үз илләре тарихына зур өлеш керткән кешеләр бар. Батырлык кылган кешеләр, аларның күбесе үз гомерләрен Ватан өчен биргән.
Бүген 1 нче сыйныф укучылары мөһим сөйләшү дәресендә "Ватан Герое көне” дигән темага әңгәмә уздырдылар.
Ватан Геройлары көне-безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрнең дәвамы һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылганы турында хәтерне саклау ысулы булып тора.








