Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Габдулла әфәнде Тукаевның тууына 138 ел 26.04.2024
Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла әфәнде Тукаевның тууына 138 ел. Якты дөньяда ул бары 26 ел гына яшәсә дә, татар халкы аны бер генә ел да искә алмыйча калмый. Безнең мәктәбебездә дә шул уңайдан бәйрәм кичәсе узды. Һәр сыйныф бик матур концерт номеры күрсәтте. Укучыларыбызның милләтебезгә булган ихтирамын күрү күңелләрдә якты хисләр уята.
-
Тукай - шигъри чишмәбез 26.04.2024
Без бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары белән бик матур бәйрәмдә - Г. Тукай бәйрәме, туган тел көнендә булдык. Шагыйрьнең 138 еллыгына багышланган "Тукай - шигъри чишмәбез" шигырь укучылар бәйгесендә катнашып 3 нче сыйныф укучысы Турсунова Хәдичә лауреат исемендәге, Хәйретдинова Алисә 2 урынлы дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
"Тукай эзләре буйлап" 25.04.2024
Туган тел атналыгының дүртенче көне "Тукай эзләре буйлап" дип аталды.Укучылар Габдулла Тукай турында фильм карадылар.Шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.
-
Акция "Георгиевская ленточка" 25.04.2024
Акция "Георгиевская ленточка".
-
“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең нәтиҗәләре 24.04.2024
Ниһаять, “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде. 24 нче апрель көнне Казан федераль университетында бәйгенең йомгаклау тантанасы булды. Бәйгедә җиңгән укучыларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Укучылар, язучылар белән берлектә, осталык дәресләрендә катнаштылар. Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Габдрахманов Инсаф, бу бәйгенең журналистика номинациясендә җиңеп, II урын яулады. Аны җиңүе белән котлыйбыз. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
И туган тел, и матур тел... 24.04.2024
Туган тел атналыгыбызның бүген өченче көне. Мөндеш башлангыч мәктәбендә Г.Тукай иҗаты буенча "И туган тел, и матур тел..." диелгән шигырь бәйгесе узды. Укучылар Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Бәйгебез ахыры татар теленең гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Калфагым бигрәк матур... 23.04.2024
Туган тел атналыгы уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2-3 класслары белән "Калфагым бигрәк матур..." исемле класс сәгате узды. Чарада татар халкының баш киемнәре турында әңгәмә уздырылды һәм кызлар белән калфак тектек.
-
Добрая традиция - весенний субботник! 23.04.2024
Сегодня ученики и сотрудники школы стали участниками большого общешкольного субботника. Пришла весна… Это не только время пробуждения природы, но и пора наведения чистоты и порядка. В нашей школе стало хорошей традицией проводить весенние субботники. Субботник прошел очень воодушевленно и активно! Своим примером ученики и сотрудники школы показали, как во время коллективной работы формируется бережное и ответственное отношение к окружающей природе. Даже не заметили, как прошло время, а главное – территория школы приведена в порядок!
-
«Авылым офыклары» I район фәнни – гамәли конференциясе 23.04.2024
23 нче апрель көнне Шушмабаш урта мәктәбендә Кәримов Габделхай Йосыпович исемендәге «Авылым офыклары» I район фәнни – гамәли конференциясе булып узды. 5 нче класс укучысы Нәбиулина Әминә һәм 10 нчы класс укучысы Сабирова Айгизә үзләренең проектлары белән чыгыш ясап 2 нче һәм 3 нче дәрәҗәдәге дипломга һәм акчалата бүләккә лаек булдылар. Алга таба да уңышлар телибез кызларга. Җитәкчесе Маннанова Лилия Равил кызы.
-
Туган тел атналыгы 22.04.2024
Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан мәктәбебездә туган тел атналыгы башланды. Бу атнада укучыларны әдәби-музыкаль чаралар,кызыклы очрашулар,төрле уен-бәйгеләр көтә. Казиле башлангыч мәктәбе укучылары да атналыкта актив катнаша.