Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Җиңү онытылмый! 08.05.2026

Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын Бөек Җиңү көне белән котладылар. Бөек Җиңүне якынайтуга өлешен керткән ветераннарны хөрмәтләп шигырьләр, җырлар яңгырады, обелискка венок куелды.Тормыш дәвам итә. Буыннар алмашына. Тик әби-бабайларыбыз яулаган Җиңү онытылмый! Ул буыннардан-буыннырга менә шулай җырлар, биюләр аша тапшырылып барачак.
-
Җиңү көне белән котлыйбыз! 08.05.2026

Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг. Безнең йөрәкләрдә шатлык хисләре уята торган Җиңү көне, безнең өчен, киләчәк буыннар өчен батырлык кылучыларга рәхмәт хисләре уята. Безнең илдә һәр гаиләгә сугыш җиле кагылган һәм һәр гаиләнең үз батыры бар. Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтүебез өчен без барлык батырларыбызга рәхмәт белдерәбез! 8 нче май көнне мәктәбебездә «Үлемсез полк» йөреше белән башланып киткән бәйрәм чарасы һәм һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды. Авыл халкын, кунакларны әти-әниләрне һәм укучыларны Җиңү көне белән котлыйбыз!
-
Данлы Җиңү көне котлы булсын! 07.05.2026

7 нче май көнне Казиле авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Авыл халкын, кунакларны, укучыларны бәйрәм белән Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Фәнәвил улы Лотфуллин, Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе директоры Илдар Борһан улы Гайнетдинов котладылар. Мәктәп коллективы эчтәлекле чыгыш ясады. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма сугыш хатирәләре, җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һич онытылмас. Данлы Җиңү көне котлы булсын!
-
Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында ныклы дәвамчанлык 06.05.2026

Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында ныклы дәвамчанлык бара. Бүген башлангыч сыйныф укытучысы Хәйретдинова В. Р. беренче сыйныфка укырга керәчәк балалар белән әзерлек дәресе уздырды. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, биремнәр үтәделәр, ял минутында хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
ЭКОЯЗ-2026 05.05.2026

«ЭКОЯЗ-2026» акциясе кысаларында укытучылар, техник хезмәткәрләр, укучылар катнашында мәктәп яны территориясен җыештыру өмәсе уздырылды. Өмә барышында бакча, мәктәп яны территориясе чистартылды, коры-сары җыештырылды, клумбалар тәртипкә китерелде.
-
“Хәтер бакчасы” акциясе 04.05.2026

Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең "Алдынгылар хәрәкәте" укучылары авылыбызда урнашкан "Рузилә" чишмәсе тирәсенә агачлар утыртып, “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылдылар. Әлеге акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы, Россиядә халыклар бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидәкарьлеге елы кысаларында үткәрелде. Бу акциядә Иске Кырлай авылы җирлеге башлыгы Лотфуллин Фәнил Фәнәвил улы һәм авылдашыбыз Галиуллин Зиннур абый да бик теләп катнаштылар. Изге эштә катнашучы һәркем канәгать калды. Агачларны изге теләк белән ихлас күңелдән утырттык. Алар һичшиксез үсеп китәчәк һәм тирә-ягыбызга ямь бирәчәк!
-
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! 04.05.2026

Озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!" дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
Мөһим әңгәмәләр. Сугыш турында җырлар 04.05.2026

Мөндеш башлангыч мәктәбендә үткәрелгән "Мөһим әңгәмәләр" дәресе "Сугыш турында җырлар" темасына багышланды. Укучылар сугыш турындагы һәм Бөек Җиңүгә багышлап язылган җырларны тыңладылар, кушылып җырладылар. Бу җырларның бердәм булырга, батырлыклар эшләргә һәм җиңүгә омтылуга рухландыруы ассызыкланды.
-
"Чишмә башы" газетасының чираттагы саны 29.04.2026

"Чишмә башы" газетасының чираттагы саны чыкты. Рәхим итеп укыгыз.
-
Колумбайн и скулшутинг - опасные враги общества 28.04.2026

Сегодня в 8 классе прошёл классный час. В ходе классного часа были разъяснены:
1)ответственность за участие в террористических сообществах по типу колумбайна;
2)о запрете проноса на территорию школы запрещенных предметов и ответственность за нарушение данных требований;
3)о недопустимости травли и пренебрежительного отношения группы лиц по отношению к одному или нескольким участникам образовательного процесса.








