Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Бәйрәм белән, укытучылар! 05.10.2026

Кадерле укытучыларыбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телибез. Эшегез һәрвакыт куаныч китерсен, ә укучыларыгыз үзләренең уңышлары белән сезне гел сөендереп торсыннар. Күңелләрегездәге изгелек нуры беркайчан да сүнмәсен, ә йөзегездән елмаю китмәсен!
-
Үзидарә көне 05.10.2026

Бүген мәктәбебездә укытучылар көнендә традицион үзидарә көне үткәрелде. Иртә гадәттәгедән бераз үзгәрәк, бәйрәм атмосферасы белән башланды. Өлкән сыйныф укучылары мәктәпкә укытучылардан алдан килеп, матур итеп котладылар һәм укытучы ролендә булып дәресләр дә укыттылар.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 03.10.2026

1 октябрь - Өлкәннәр бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче балалар көче белән башкарылган бәйрәм балаларның иң кадерле кешеләренә карата әзерләнгән иде. Өлкәннәр көнен билгеләп үтү инде күркәм гадәткә әверелде. Бу көн - йөрәк җылысы, эшкә бирелгән көчкә, өлкән буынның яшь буын белән уртаклашкан тәҗрибә өчен рәхмәт бәйрәме.
-
Өлкәннәр көне белән котлыйбыз! 01.10.2026

Хөрмәтле Өлкән буын кешеләре! Сезне чын күңелебездән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Бүген барлык өлкән буын кешеләренә юллаган изге сүзләр һәм яхшы башлангычлар өчен уңай форсат булып тора. Бу көнне без сезгә үзебезнең хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
-
Өлкәннәр көне белән котлыйбыз! 01.10.2026

Һәр елны Өлкәннәр көне уңаеннан, мәктәп коллективы озак еллар дәвамында эшләп, лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларны, техник хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап, тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырабыз.
-
Республиканский семинар учителей начальных классов 30.09.2026

30 сентября в нашей школе прошёл Республиканский семинар в рамках курсов повышения квалификации для учителей начальных классов, преподающих на родном (татарском) языке по программе ДПО «Проектирование уроков на родном (татарском) языке в начальной школе как единство планирования и формирования универсальных учебных действий».
-
Донецк, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясе белән яңадан кушылу көне
30.09.2026
30 сентябрь - Донецк, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясе белән яңадан кушылу көне! Шул уңайдан, башлангыч сыйныф укучылары өчен класс сәгате үткәрелде.
-
Мөһим әңгәмәләр. Табигый һәм ясалма интеллект 21.09.2026

Бүген "Мөһим әңгәмәләр" сәгате "Табигый һәм ясалма интеллект" темасына багышланды. Укучылар ясалма һәм табигый интеллектлар турында яңалыклар белән таныштылар. Ясалма интеллект ниләр эшли ала, ул кешене алыштыра аламы? дигән сорауларга җавап эзләделәр. Укучылар ясалма интеллектның безгә ярдәм итүен, ләкин кешене алыштыра алмавын аңладылар.
-
Укытучылар рейды 19.09.2026

Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә мәктәбе укытучылары балаларның тәртип бозуларын кисәтү һәм аларның тормыш иминлеген саклау максаты белән "Укытучылар рейды"нда булдылар .
-
Разговоры о важном. Гражданская авиация России 14.09.2026

В нашей школе для учеников 1А класса состоялся увлекательный классный час в рамках проекта «Разговоры о важном». Ребята познакомились с историей гражданской авиации России. На занятии школьники узнали, как начиналось развитие воздушного транспорта в нашей стране, какие самолёты были одними из первых и какую важную роль авиация играет в жизни людей. В ходе классного часа ребята не только слушали, но и активно участвовали: рассматривали изображения самолётов, отвечали на вопросы и делились своими впечатлениями. Многие из первоклассников впервые задумались о том, сколько труда и знаний нужно, чтобы самолёт поднялся в небо.
Классный час помог ребятам расширить кругозор, почувствовать гордость за достижения отечественной авиации и пробудил интерес к техническим профессиям.








