Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Туган җиреңә, илеңә, милләтеңә тугры бул! 20.09.2019 “Арчалыларның тормыш кодексын” ягъни кагыйдәләрен тәрбия планы аша тормышка ашырып, Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Туган җиреңә, илеңә, милләтеңә тугры бул!” шигаре астында тәрбия сәгате үтте. Без телне, йолаларны аяк астына салып таптасак, киләчәктә ни булыр соң?! Әнә шундый проблемалы сораулар аша укучыларга милләт белән, телебез белән горурланып яшәргә, Татарстанда яшәп, татар телендә сөйләшү - чиксез зур бәхет булуын аңлатылды. Ә милли гореф-гадәтләрне онытмау – безнең төп бурыч.

-
Көзге муллык 17.09.2019

16 нчы сентябрь көнне Казиле башлангыч мәктәбендә көзге мәрхәмәтлелек атналагы кысаларында өмә үткәрелде. Уңыш мул булды , һәркемнең күңеле күтәренке.
-
Көзге муллык ‒ күңелләргә шатлык 17.09.2019 Көз - уңышка бай вакыт. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп шатланасың. Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары, кояшлы көннән файдаланып, мәктәп яны бакчасындагы кишер, чөгендере, бәрәңге, суган уңышын җыйды. Җәйге чорда балалар, үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, белем йортының яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында көч куя, үсемлекләрне тәрбияли, су сибә, чүбен утый.Ә көз аларны яхшы уңыш белән сөендерә.

-
Эвакуация 12.09.2019

Укучыларның иминлеген тәэмин итү максатларында мәктәптә "эвакуация" ясалды. Уен-эвакуацияне укучылар да, укытучылар да оешкан төстә башкардылар.
-
"Сәламәтлек - зур байлык" 10.09.2019 Башлангыч классларда озайтылган көн тәрбиячесе "Сәламәтлек - зур байлык" темасына тәрбия сәгате үткәрде.

-
Шагыйрә белән очрашу 09.09.2019 Шагыйрә һәм язучы Флера апа Мәрдәнова мәктәптә бик еш була. Бүген дә ул безгә яңа гына басылып чыккан әкиятләр китабын алып килде. Казанбаш авылында үскән Флера Госмановна Яр Чаллы шәһәрендә яши. Лаеклы ялга чыкканчы төзелеш оешмасында инженер булып эшләгән. Мәктәп китапханәсендә ул бүләк иткән китаплар шактый.

-
Ата-аналар җыелышы 05.09.2019 Бүген яңа уку елының беренче ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә укучыларның иминлеген һәм сәламәтлеген саклау турында сөйләшенде. Ашханәдә укучыларны ашату буенча фикерләр тикшерелде.

-
Юнармия сафлары арта 05.09.2019 мәктәптә Юнармия сафларына кабул итү тантанасы үтте.

-
“Беренче сыйныф укучысына юл аркылы имин чыгарга ярдәм ит" 04.09.2019 Беренче сыйныф укучыларын мәктәп тормышына күнектерү һәм юлларда куркынычсыз юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан Мөндеш башлангыч мәктәбе “Беренче сыйныф укучысына юл аркылы имин чыгарга ярдәм ит" акциясенә кушылды. Сыйныф җитәкчесе беренчеләргә мәктәп янәшәсендәге юл кичүләреннән чыгарга, мәктәпкә кадәр куркынычсыз юл белән килергә кирәклеген аңлатты. Барлык сыйныф укучыларына тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрдә, мәктәп сумкаларында яктылык кайтаргыч элементлар булу юлда йөрүче җәяүлеләр өчен төп кагыйдәләрнең берсе булып торуы аңлатылды.

-
Җиңү дәресе 04.09.2019 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 8 класста Җиңү дәресе үткәрелде.Туган илебез тарихында тирән эз калдырган вакыйгалар белән тарих укытучысы Закирова Л.Ә. таныштырды. Туган якны өйрәнү музее экспонатларыннан күргәзмә дә оештырылды.









