Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
“Киноуроки в школах России” 16.03.2022 Россия һәм Татарстан Республикасы мәгариф министрлыклары тарафыннан Россиякүләм “Киноуроки в школах России” проекты башланып китте. Шул уңайдан, мәктәпләрдә кинодәресләр үткәрелә. Бүген 11 нче сыйныф укучылары “Кешелек дөньясы алдында җаваплылык” темасына Елена Дубровскаяның “Там, где мечтают медведи” исемле киносын карадылар һәм “намус”, “ватанпәрвәрлек”, “бурыч”, “дуслык” төшенчәләре турында фикер алыштылар, үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар.

-
“Әкиятләр иле”нә сәяхәт 15.03.2022 “Башлангыч класслар атналыгы” уңаеннан, бүген 1-4 класс укучыларының әдәби уку фәненнән уку тизлекләре тикшерелде. Иң күп укучылар булып, 1 класстан - Шиһабиева Гүзәл, 2 класстан - Шәрәпов Аяз, 3 класстан - Шәйхетдинов Кәрим, 4 классстан - Ситтиков Кәрим билгеләнде. Калган укучыларга да китап укуга кызыксынуны арттырырга, дигән киңәш бирелде. Аннары 1 а класс укучылары “Әкиятләр иле”нә сәяхәткә чыктылар. Әкият төрләре, танылган әкиятчеләр, яраткан әкиятләр турында белемнәр тикшерелде, китап күргәзмәсе оештырылды, үзләре яраткан әкиятләргә рәсемнәр дә ясадылар.

-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 15.03.2022 Бүген 1Г классында башлангыч класслар атналыгы уңаеннан "Әкиятләр иленә сәяхәт" исеме астында викторина уздырылды. Укылган әкиятләр искә төшерелде, укучыларның кызыксынучанлыклары үстерелде, изгелек, мәрхәмәтлелек, хөрмәт сыйфатлары тәрбияләнде. Әкиятләр безне геройлар язмышы өчен дулкынланырга, явызлыкка каршы көрәшергә, дуслыкның кадерен белергә, авырлыкларны очраганда җиңеп чыгарга өйрәтә. Әкият һәрвакыт яхшылык белән тәмамлана.

-
"Без бергә" 15.03.2022 Мәктәптә сәнгати-эстетик яктан балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗатын үстерү максатыннан “Без бергә” республикакүләм яшь талантлар фестиваль – конкурсының мәктәп туры булып узды. Укучыларның иң-иңнәре район турына тәкъдим ителде.

-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 14.03.2022 Мәктәп күләмендә 14 марттан башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. Бүген ул бик оешкан төстә башланып китте. Иртән укучылар атналыкның планы белән таныштырылды. Мондый атналыкларда катнашу укучыларга үзләренең интеллектуаль, физик сәләтләрен күрсәтергә, төрле яклап кызыксынучанлыкларын арттырырга ярдәм итә. Балаларының акыл сәләтен, фикерләү тизлеген үстерү, дәресләрдә алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтү максатыннан әлеге атналык кысаларында бүген “Математик викторина” үтте. Балаларга төрле кызыклы сораулар бирелде, башваткычлар чишелде, викторина сорауларына җавап эзләнде. Балалар һәр сорауга ныклап уйлап җавап бирергә тырыштылар, башваткычларны бик теләп һәм уйлап чиштеләр. Бер бала да читтә калырга тырышмады, һәр бала нәрсә дә булса эшләде. Ә атналыкның калган көннәрендә башка фәннәргә урын бирелде.

-
Телефон доверия 10.03.2022 Педогог-организатор Тимербаева Л.Р. провела с учащимися беседу о телефоне доверия.

-
Татар халык табышмаклары 09.03.2022 Телләр атналыгы дәвам итә. 1 Г классы укучылары белән "Татар халык табышмаклары" дигән темага класс сәгате уздырылды. Табышмаклар иң борынгы жанр. Без алар белән балачактан таныша башлыйбыз. Укучылар табышмакларның тарихы белән таныштылар, җаваплар эзләделәр.

-
8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне 08.03.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кадерле әниләрен котладылар.

-
Бәйрәм концерты 06.03.2022 6 март көнне Түбән Мәтәскә авыл клубында мәктәп укучылары бәйрәм концерты куйдылар. Хөрмәтле хатын-кызларны бәйрәм белән котлап укучыларыбыз үзләренең матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.

-
Кулланучы хокукларын яклау 05.03.2022 Түбән Мәтәскә авылы китапханәсе белән берлектә 10 класс укучылары өчен "Кулланучы хокукларын ничек якларга?" темасына дәрес-очрашу үткәрелде. Очрашуга ТР Арча районы госалкоголь оешмасының бүлек җитәкчесе Абдуллина Ләйсән Илсур кызы килгән иде. Ләйсән Илсуровна кулланучы хокукларын яклауны оештыру тарихы белән таныштырды. Бу өлкәдәге яңалыкларны сөйләде. Укучыларга кулланучы хокукын яклауда төп документ булган "Закон о защите прав потребителей" ны бүләк итте. Соңыннан викторина үткәрелде. Очрашу файдалы һәм кызыклы булды.









