Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Нижнеметескинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422022, с. Нижние Метески, ул. Молодежная, д. 11 |
Телефон: | +79872941844 |
E-Mail: | dsnmeteski.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеметескинский детский сад" |
Руководитель: | Сиразиева Ландыш Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 26 детей |
У нас учат: | 2 педагога |
Новости нашего сада
Бала сәламәтлегенә физик культураның йогынтысы. Нәрсә ул сәламәтлек һәм без аның турында беләбез? Сәламәтлек –авырулар һәм физик җитешсезлекләр булмау гына түгел, ул физик җан һәм социаль иминлекнең торышы да ул. .Хәзерге вакытта сәламәтлеккә һәм физкультура-сәламәтләндерү эшенә бик күп игътибар бирелә, чөнки балаларның сәламәтлеге белән проблемалары бик күп. Белүебезчә, нәкъ менә физик культура организмны ныгыта һәм иммунитетны арттырырга булыша. «Спортка вакыт бир, алмашка сәламәтлек ал!» дигән мәкальдә әйтүләренчә, сәламәт буласың килсә, үзең турында яшьтән кайгырта башларга кирәк. Нәкъ менә балалар бакчасында баланың сәламәтлегенә нигез салына. Бала үсә, гадәтләре һәм күнекмәләре, характеры формалаша. Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча эш берничә юнәлеш буенча алып барыла. Шуның берничәсен карап үтик. Балаларның сәламәтлеге һәм физик үсеше өчен көн режимы зур әһәмияткә ия. Бу очракта баланы дөрес тәрбияләүмәҗбүри шарт. Балалар бакчасында барысы да алдан билгеләнгән тәртипкә буйсына. Һәм бу, һичшиксез, плюс, чөнки мондый система баланы пөхтәлеккә, төгәллеккә, тәртипкә өйрәтә. Көн режимы тәүлек дәвамында яшәүнең төгәл тәртибен, йокы белән төрле эшчәнлекләрне чиратлаштыруны күздә тота. Баланың көн режимы булмаган хәлдә гиперактивлык, хәтернең начараюы, эшкә сәләтлелек кимү, тиз ару-талу туарга мөмкин. Режимны үтәү физик сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, иммунитетны ныгыта. Балалар бакчаларында көн режимы саклана, әмма баланы өйгә алып кайтып, ата-аналар еш кына режимны сакламый. Иртәнге гимнастика сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда иң мөһим компонентларының берсе булып тора. Гимнастика сәламәтлекне ныгыта, балаларның физик сыйфатын һәм сәләтен арттыра. Физик күнегүләр – физик тәрбиянең төп чарасы. Алар сәламәтләндерү һәм тәрбия бирү бурычларын хәл итү, баланың шәхесен һәрьяклап үстерү өчен файдаланыла. Физик күнегүләр организмның психофизик торышын кисәтү һәм коррекцияләүнең бик нәтиҗәле чарасы булып тора. Физик күнегүләргә физик тәрбия бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән һәм аның закончалыкларына буйсынган хәрәкәтләр генә керә. Мәсәлән, физик тәрбия максатларында йөреш, йөгерү, ыргыту, йөзү һ.б. Алар организмның функциональ активлыгын һәм нәтиҗәле тәрбия бирүнең психофизик сыйфатларына туры килүен тәэмин итә. Физик тәрбиядә кулланыла торган күнегүләр саны шактый зур һәм төрле. Алар формасы һәм эчтәлеге буенча бер-берсеннән аерыла, физик күнегүләрне сайлаганда педагог боларны исәпкә ала.
Опубликовано: 11.12.2024К списку новостей