• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2
Телефон: +7(843)-665-67-36
E-Mail: nov.kir2022@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Хайруллина Зульфия Ильгизовна
Год основания учреждения: 1953
У нас учатся: 106 обучающихся \ Бездә укыйлар: 106 укучы
У нас учат: 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы

Новости школы

Төмән өлкәсендә яшәүче милләттәшләр бездә кунакта

Опубликовано: 16.10.2015

 

«Арча ягы- кунакчыл як».  Бу гыйбарәнең хак икәненә 16 нчы октябрь көнне Төмән өлкәсеннән килгән  татарлар тагын бер кат инангандыр.  Районыбызга кем  генә аяк басмасын, аның Тукай йөргән эзләрдән узасы, аны сыендырган, аның ятимлеген аз гына да булса киметергә тырышкан игелекле гаилә яшәгән Яңа Кырлай авылын күрәсе килә. Бу көнне дә милләттәшләребез  Яңа Кырлай авылында кунакта булдылар.Иң беренче кунакларны Яңа Кырлай мәктәбе кабул итте. Мәктәп директоры Энҗе Фәрук кызы кунакларны мәктәп белән, заманча җиһазландырылган татар теле һәм әдәбияты кабинеты белән, укучылар кулы белән ясалган кул эшләре һәм “Тукай паркы”н син ничек күз алдына китерәсең?” исемле көзге байлыклардан ясалган күргәзмәләр белән таныштырды.  Укучылар көче белән оештырылган  Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган концерт та кунакларда бик җылы тәэсирләр калдырды. Яңа Кырлай мәктәбендәге очрашу милләтебезнең гимнына әйләнгән “Туган тел”не бергәләп җырлау белән тәмамланды.  Тукай туган якка сәяхәт Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы музеенда дәвам итте.  Милләттәшләребез һәр экспонат белән җентекләп таныштылар. Алган тәэсирләре белән уртаклашу чәй өстәле артында дәвам итте.  Бу көнне табигать тә ерак араларны  якын итеп килгән  милләттәшләребезгә мәрхәмәтле булды: иртәдән пыскып торган яңгыр туктап, ялт итеп кояш чыкты. Регионара  хезмәттәшлек итү һәр ике як өчен дә файдалы һәм дәвамлы булсын иде.



К списку новостей