Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 106 обучающихся \ Бездә укыйлар: 106 укучы |
У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Новости школы
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе
Опубликовано: 11.08.2015“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында районда 181 балага мәктәп әсбаплары тутырылган букчалар тапшырылачак. Әлеге акцияне район хакимияте хезмәткәрләре башлап җибәреп үрнәк күрсәтте инде. 8 август көнне балалар мөселман Сабантуенда хакимият хезмәткәрләренең хезмәт хакларыннан тутырылган 20 букча быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларга бирелде.
Нигездә, күп балалы, аз керемле, мохтаҗ гаиләдә үсүче балаларга ярдәм йөзеннән узучы акция инде берничә ел буе шактый балага сөенечле мизгелләр бүләк итте. Бүген безнең мәктәптә дә шушы акция уздырылды. “Бердәм Россия” партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов Яңа Кырлай, Яңа Иябаш, Яңа Кишет, Чиканас, Өчиле мәктәпләренең 1 класска укырга баручы 7 балага мәктәп сумкасы һәм уку әсбаплары бүләк итте. Укучылар “белем ачкычы” алып килгән Буратино белән бергәләп җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Укучыларыбызга “Белем иле”ндә уңышлар теләп калабыз!
К списку новостей