Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 106 обучающихся \ Бездә укыйлар: 106 укучы |
У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Новости школы
Арчада шигырь һәм туган көн бәйрәме
Опубликовано: 27.04.2014
Ел да бөек Тукайның туган көнендә әдәбият, сәнгать әһелләре шагыйрьнең туган, яшәгән урыннарында булалар, йөргән эзләрен барлыйлар. Быел да 27 апрельдә Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан Арча төбәгендә зур тантана булды, Арча җире танылган шәхесләрне кабул итте.
Бәйрәмне район башлыгы Алмас Назиров ачты. "Бүген Арчада шигырь һәм туган көн бәйрәме. Барыгызны да данлы Тукай ягында очрашуыбыз белән котлыйм",—дип башлады ул үзенең чыгышын.
Арча ягында булып, Шүрәлеләре, Су аналары, кара урманнары белән телгә кергән Яңа Кырлайга кайтмый калу дөрес тә булмас иде. Без дә кунакларны ипи—тоз белән каршыладык, укучыларыбыз язучылардан автограф алдылар.
Әдәбиятчылар арасында безнең төбәккә беренче тапкыр кайтучылары да бар иде. Алар бик яратып музейда йөрделәр.
Тукай һәйкәленә чәчәчкләр салып, кайнар коймак белән чәй эчкәннән соң, кунаклар Кушлавычка юл алды.
К списку новостей