• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2
Телефон: +7(843)-665-67-36
E-Mail: nov.kir2022@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Хайруллина Зульфия Ильгизовна
Год основания учреждения: 1953
У нас учатся: 116 обучающихся \ Бездә укыйлар: 116 укучы
У нас учат: 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы

Новости школы

Экологик тәрбия

Опубликовано: 18.03.2023

Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы. Табигатькә, аның байлыкларына сакчыл караш кече яшьтән үк башланырга тиеш. Мәктәбебездә бу эш даими алып барыла. Класс сәгатьләре, төрле класстан тыш чаралар, проект эшләре даими рәвештә экологик тәрбия бирүгә хезмәт итәләр.
  17 нче март конне мәктәпкә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина Алия Ринат кызы килделәр. Район экологлары белән уртак чаралар уздыру – мәктәпнең күпъеллык матур традицияләренең берсе булып тора. Экологик чарада башлангыч сыйныф укучылары табигатьне саклау турындагы белемнәрен төрле ракурсларда ачып күрсәттеләр. Беренче сыйныф укучылары “Табигать яхшылык белән җавап бирә” дигән исемле мини спектакль белән чыгыш ясадылар. Кечкенә булуларына карамастан, сәхнә культурасын үзләштерүләре, оста итеп уйнаулары белән килгән кунакларны шаккаттырдылар. Икенче сыйныф укучылары кошлар темасына эшләгән проектларын тәкъдим иттеләр. Кыш буе мәктәп каршына эленгән җимлекләрдә кошларны ашатучы, аларны күзәтүче балаларның чыгышы бик кызыклы булды. 3-4 нче класс укучылары кошлар белән бәйле сынамыш һәм мәкаль-әйтемнәрне  әйтеп, телләрен чарладылар, татар теленең бай мирасы белән иптәшләрен таныштырдылар.
   Югарыда саналган  чаралар укучыларның экологик культурасын, экологик үзаңын үстерүгә зур этәргеч  булды. Дөрестән дә, традицион  булган классларда дәрес бирү системасы экологик белем һәм тәрбия бирүне колачлап бетерә алмый. Экологик тәрбия эше  комплекслы рәвештә алып барылырга, үз эченә күп төрле форма һәм алымнарны кертергә тиеш. Бүген мәктәбебездә шуның матур мисаллары тормышка ашырылды.



К списку новостей