Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 106 обучающихся \ Бездә укыйлар: 106 укучы |
У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Новости школы
Ә күңелләр һаман яралы ...
Опубликовано: 16.02.2023Бүген мәктәбебездә "Ә күңелләр һаман яралы... " дип исемләнгән, совет гаскәрләренең Әфганистаннан чыгарылуына 34 ел булу уңаеннан батырлык дәресе үткәрелде. Чарада якташларыбыз: Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы хезмәткәре, отставкадагы капитан, Әфган сугышында катнашкан Кавиев Фердинанд Дәүләт улы һәм Яңа Иябаш авылы егете махсус операциядә катнашкан Хөрмәтов Булат Батыр улы катнашты. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы Әфган дәүләте, анда 1979-1989 нчы елларда булган гражданнар сугышы һәм геройлары, якташ солдатлары белән таныштырды. Кавиев Ф.Д. мәктәп, хәрби хезмәт елларын бәян итте. Хәрби уку йортына керүче нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген аңлатты. Хөрмәтов Б.Б. узенең хәрби хезмәте, "Батырлык өчен " медален алу хакында сөйләп үтте. Дәрес сораулар, киңәшләр, матур әңгәмә белән тәмамланды. Укучылар: "Чын батыр солдат булу өчен, беренче чиратта сау-сәламәт, акыллы, белемле кеше булырга кирәк икәнлеген анладык" - дип нәтиҗә ясадылар.
К списку новостей